news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Мәдәният министрлыгы Мурманск өлкәсендә эзтабарлар экспедициясе турында фильмга чакыра

Программада фотографияләр күргәзмәсе, фильмны күрсәтү, фуршет каралган.

(Казан, 24 февраль, "Татар-информ"). Казанда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Крылья Победы. Оборона Заполярья» документаль фильмы премьерасы була. Ул Казан эзтабарларының Мурманск өлкәсенә экспедициясенә багышланган. Бу хакта министрлык матбугат хезмәте хәбәрендә белдерелә.

Фильмның төп максаты – балалар һәм яшьләрдә патриотлык рухы, үз Ватаннарына мәхәббәт тәрбияләү.

Чара 25 февраль көнне 15.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Бауман урамы, 62/9нчы йорт адресы буенча уза.

Программада фотографияләр күргәзмәсе, фильмны күрсәтү, фуршет каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot