news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Мәдәният министрлыгы газета–журналларның электрон архивын эшләүчеләргә рәхмәт белдерде

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы электрон архив проектын гамәлгә ашырган өчен «Xerox» компаниясенә рәхмәт белдерде

(Казан, 29 сентябрь, “Татар–информ”). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы мәдәни әһәмияткә ия басма мәгълүмат чараларын һәм архив документларын электрон формага күчерү буенча сынау проектын гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясады. Проект нәтиҗәләре буенча министрлык аның авторларына – «Xerox» компаниясенә Рәхмәт хаты юллады.
2009 елның март–май айларында «Xerox» компаниясе Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм Татарстан Республикасы Милли архивы фондларын «Kirtas» сканерлау җиһазын һәм «Xerox DocuShare» программа белән тәэмин итү системасын кулланып электрон формага күчерү технологиясен эшләтеп җибәрү буенча сынау проектын гамәлгә ашырды.
Әлеге проектның максаты – Татарстан Республикасы электрон мәгълүмат ресурсларын булдыруда алга таба куллану өчен технологик карарларны җентекләп өйрәнү.

news_right_1
news_right_2
news_bot