Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондының быелгы бюджетына үзгәрешләр кертелде
ТР парламентында шушы мәсьәлә каралды
(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының өченче утырышында "2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар план чорына Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турында"гы ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында" 6-5 номерлы ТР Законы проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул итүгә тәкъдим ителде.
Әлеге мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды директоры Алсу Мифтахова чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, тулаем алганда, фондның бюджет өлеше артуы 652 млн сум тәшкил итә. Закон проекты федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды һәм Татарстан Республикасы бюджетларыннан керә торган акчалар күләме үзгәрүне исәпкә ала.
Алсу Мифтахова әйтүенчә, медицина хезмәткәрләренә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләренә Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетыннан өстәмә кертемнәр күләме 40 млн сум тәшкил итәчәк.
2014 нче елга бер каналлы финанслауны гамәлгә ашыруга ТР бюджетыннан бюджетара трансфертлар күләме 534,2 млн сумга арттырылган. Бу акчалар медицина оешмалары хезмәткәрләренең эш хакын арттыруга бәйле булган чараларны гамәлгә ашыруга, мөлкәткә салым һәм җир салымын түләүгә, ТР дәүләт вазифаларын һәм ТР дәүләт гражданлык хезмәте вазифаларын биләүче затларга онкология скринингын уздыруга, шулай ук кеше иммунитетын торгызу, В һәм С гепатиты вируслары белән зарарланган затларны ачыклау һәм мониторинглау өчен диагностика чаралары сатып алуга юнәлдереләчәк.
Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондлары бюджетларына тапшырыла торган салым булмаган керемнәр һәм бүтән бюджетара трансфертлар өлешендә 144,8 млн сум күләмендә өстәмә кертемнәр мәҗбүри медицина иминиятенең төп программасы өлешендә медицина ярдәмен финанслауга тотыла.
Кертелә торган үзгәрешләрне исәпкә алып, 2014 елга фонд керемнәре 34 млрд 230,8 млн сум, чыгымнары 36 млрд 90,4 млн сум тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз