Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтендә 13 кеше зыян күргән, 11 е хастаханәгә озатылган
10 кеше травматология бүлегендә ята, берсе - реанимациядә
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Ачыкланган мәгълүматларга караганда, ТР Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтендә 13 кеше зыян күргән. Аларның 11 е “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастена озатылган, икесе өйләренә кайтарылган.
Хастаханәдә ятучы 11 кешенең (5 се балалар) 10 сы травматология бүлегендә ята, берсе – реанимациядә (ул машина йөртүче янында утырган пассажир-ир-ат).
“Балаларның хәле тотрыклы, гомерләренә куркыныч янамый. Аларны 2-3 белгеч караган. Казанга хастаханәгә китерүгә мохтаҗ булучылар юк”, - дип белдерде агентлык әңгәмәдәше.
Шул ук вакытта автобус йөртүченең хәле уртача авыр дип бәяләнә. Автобус ТР Әлмәт районы Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе карамагында булган.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Әлмәтнең 20 нче урта мәктәбендә белем бирүче 1970 нче елгы биология һәм география укытучы Светлана Подина вафат булуы билгеле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз