Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Әлмәт командасы М.Җәлил исемендәге көрәш ярышларында җиңү яулады
Ярышларда Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан 50 командада 425 көрәшче катнашты
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Биектауда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш буенча республикакүләм ярышлар тәмамланды.
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы порталында белдерелгәнчә, ярышларда Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан 50 командада 425 көрәшче катнашкан.
Шәхси зачётта Нәфис Миңнебаев (60 кг, Биектау), Рафаэль Хәсәнов (65 кг, Казан Идел буе районы), Артур Зөлкәрнәев (70 кг, Теләче), Рамил Синякаев (75 кг, Әлмәт), Илдар Гыйниатуллин (80 кг, Теләче), Ринат Хәйретдинов (85 кг, Балтач), Радик Сәлахов (90 кг, Зәй), Айвар Билалов (100 кг, Әлмәт), Лениз Абдуллин (130 кг, Казан Вахитов районы), Илдар Абасов (130 кг дан артык, Биектау).
Команда зачётында Әлмәт командасы җиңүгә иреште. Икенче урында – Теләче районы, өченче – Биектау командасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз