news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Кытай провинцияләре белән хезмәттәшлек килешүләре санын тугызга җиткерергә ниятли

Кичә Татарстанга Хэйлунцзян провинциясеннән губернатор Ван Вэньтао җитәкчелегендәге зур делегация килде.

ТР Кытай провинцияләре белән хезмәттәшлек килешүләре санын тугызга җиткерергә ниятли
архив tatarstan.ru

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Арсений Маврин). ТР Кытай провинцияләре белән хезмәттәшлек килешүләре санын тугызга җиткерергә ниятли. 2018 һәм 2019 еллар Россиядә төбәкара элемтәләрне җайга салу еллары дип игълан ителде.

Татарстан әлеге юнәлештә актив эшли: ТР һәм Кытай провинцияләре белән имзаланган биш килешүгә бүген тагын берәү (Хэйлунцзян провинциясе белән) өстәләчәк.

  • Кичә Татарстанга Хэйлунцзян провинциясеннән губернатор Ван Вэньтао җитәкчелегендәге зур делегация килде. Бүген кунаклар Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалы белән танышачак, Иннополиста, Зөя утрау-шәһәрлегендә һәм Казан Федераль университетында булачак, ә кичен Татарстан Президенты белән очрашуда килешүгә кул куелыр дип көтелә.

«Моннан тыш, тагын шундый өч килешү имзалау стадиясендә. Безнең Кытай Халык Республикасы провинцияләре белән мөнәсәбәтләр ике дәүләт башлыгы дәрәҗәсендәге стратегик партнерлыкка корылган», - дип ачыклык кертте ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта.

«Без ике арадагы мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәдә булуына куанабыз, Татарстан Президенты ел саен Кытайга сәфәр кыла, республиканың потенциалын тәкъдим итеп, эшлекле форумнар һәм безнең базарга яңа инвестицияләр җәлеп итү буенча сөйләшүләр үткәрә», - диде Казан Кремленең рәсми вәкиле. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100