news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Сергей Дмитриев билгеләнде

Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин һәм башкарма комитет җитәкчесе вәкаләтләре вакытыннан алда тәмамланган

(Кукмара, 22 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстанның Кукмара районы Советының чираттан тыш 37 нче сессиясе узды. Утырышта район башлыгы һәм район Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин, районның башкарма комитет җитәкчесе вәкаләтләре вакытыннан алда тәмамлану, әлеге вазифаны биләүгә конкурс игълан итү, башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручыны билгеләү мәсьәләләре тикшерелде. Сессия эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты, дип яза районның "Хезмәт Даны" газетасы.

14 сентябрьдә узган сайлау нәтиҗәләре буенча, “Бердәм Россия” партиясе исемлеге составында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган иде. 

Илдар Халиков "Бөтен гомерен район үсешенә багышлаган җитәкче буларак Рауил Рәхмәтуллин халык хуҗалыгының һәр тармагында якты эзен калдырып китә. Ул районны җитәкләгән елларда күпме торак йортлар, социаль-көнкүреш объектлары сафка басты, искеләре капиталь төзекләндерелде, юллар төзелде. Елына өч балалар бакчасы төзегән район да бер сез генә булдыгыз. Кукмаралылар Универсиада объектлары коруга зур өлеш керттеләр. Барлык спорт, мәдәни-сәнгать чараларында актив катнашасыз. Эре сәнәгать предприятиеләрегез бөтен  илгә танылды. Авыл хуҗалыгында барлык күрсәткечләр буенча беренче бишлеге сафында барасыз. Эшмәкәрлек чәчәк ата. Боларның барысында да район җитәкчелегенең оештыру сәләте, халык белән уртак тел табып эшли белүе чагыла. Республика парламентына аның кебек тәҗрибәле, белемле депутатлар кирәк",  - дип ассызыклап үтте район башлыгының эшен бәяләп.

Ә Рауил Рәхмәтуллин, үз чиратында, республика җитәкчелегенә, район халкына олы рәхмәтен белдерде. "Зоотехниктан район башлыгына кадәр төрле вазифаларда 43 ел хезмәт куйдым. Шунысына сөенәм: һәрберсендә башкарган эшем уңай нәтиҗә бирде. Һәрдаим республика җитәкчеләренең ярдәмен, хәерхаһлы карашын, ышанычын тойдым. Ә район халкы һәр башлангычны күтәреп алып, бердәм булып, алдыбызга куелган бурычларны тормышка ашырды. Киләчәктә дә районны даны югары йөрсен иде. Яңа җитәкчегә зур уңышлар телим", - дип, үзеннән соң килгән җитәкчегәхәер-фатихасын бирде.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфалары моңа кадәр “Восток” ширкәтенең генераль директоры булып эшләгән Сергей Димитриевка йөкләнде. Аның исеме дә район халкына яхшы таныш. Кыска гына вакыт эчендә ул икътисади яктан авыр хәлле хуҗалыкны аякка бастырды. “Восток”ның матди-техник базасы ныгыды, продукция җитештерү күләме артты. 800 мал сыешлы мега-ферма төзелү дә хуҗалык җитәкчеләренең алга карап эшләүләрен, заман куйган таләпләргә яраклаша белүләрен күрсәтә. Сергей Димитриев чыгышында үзенә ышаныч күрсәткән республика, район җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.

Шулай ук район Советы депутатлары муниципаль берәмлек башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин вәкаләтләрен дә вакытыннан алда туктаттылар һәм әлеге вазифаны биләүгә конкурс игълан иттеләр.

Белешмә өчен: Рауил Рәхмәтуллин Кукмара районы белән 2005 елдан башлап идарә итте. Райнур Нотфуллин башкарма комитет җитәкчесе вазифасына 2012 елда билгеләнгән иде.      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100