Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Конституция суды рәисе билгеле булды
Әлеге вазыйфаны Фәрхәт Госман улы Хөснетдинов башкарачак
(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). ТР Дәүләт Советының бүгенге утырышында ТР Конституция суды рәисе сайланды. Әлеге вазыйфаны Фәрхәт Госман улы Хөснетдинов башкарачак.
Фәрхәт Хөснетдинов 1964 елда ТАССРның Кукмара районы Олы Кукмара авылында туган. Ул Казан дәүләт университетының юридик факультетын "хокук белеме" белгечлеге буенча тәмамлаган.
2006-2010 елларда ТР Премьер-министры секретариатын җитәкләде. Конституция суд рәисе булып сайланганчы, ул ТР Президенты эшләре белән идарә итә иде. Әлеге вазыйфасын Фәрхәт Госман улы 2010 елдан бирде башкарды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз