news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Конституцион судының ике хөкемдары, шул исәптән әлеге суд рәисе, вәкаләтләрен туктату турында карар кабул ителде

Рөстәм Миңнеханов аларга Рәхмәт хатлары тапшырды

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бу минутларда ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышы бара.

Утырышта, ТР Конституцион суды хөкемдарлары Виктор Демидов һәм Флер Баһаутдиновның вәкаләтләр вакыты тәмамлану сәбәпле, аларның вәкаләтләрен туктату турында карар кабул ителде. Парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты башлыгы Шакир Яһүдин сүзләренчә, республиканың Конституцион суды хөкемдарлары бер сроктан артык сайлана алмый. Ә югарыда әйтелгән хөкемдарлар 2004 елда ТР Президенты тәкъдиме белән сайланган. Виктор Демидов бу айның соңгы көненә, ягъни 30 ноябрьгә кадәр үзенең ТР Конституцион суды рәисе вазыйфаларын башкарачак.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Виктор Демидовка һәм Флер Баһаутдиновка Рәхмәт хатлары тапшырды һәм: ”Сезнең башкарган эшегез өчен бик зур рәхмәт! Әле сез яшь, көчле, киләчәктә дә җәмгыятькә бик күп файдалар китерерсез дип ышанасы килә”, - диде.

Виктор Демидов җавап сүзендә Рөстәм Миңнехановка, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә, парламент депутатларына рәхмәтен белдереп: “Миңа күрсәткән ышанычыгыз өчен бик зур рәхмәт. Татарстан Республикасы гражданнары ихтыяҗларын яклау минем өчен зур дәрәҗә иде”, - диде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачыклык керткәнчә, ТР Конституцион суды рәисе сайлау мәсьәләсе парламентта декабрьдә каралачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100