news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Конституцион суды казанлыларга бушлай консультация бирә

Гражданнар белән очрашу РФ ЭЭМ ның Казан юридик институты базасында узачак

  (Казан, 4 март, «Татар-информ»). 5 мартта РФ ЭЭМ ның Казан юридик институты базасында Татарстан Республикасы Конституцион суды вәкилләре Казанда яшәүчеләргә бушлай консультация бирә.
Очрашу 10.00-14.00 сәгатьләрдә Магистраль урамы, 35 йорт адресы буенча узачак, дип хәбәр итә “ТР Студентлар лигасы” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы матбугат хезмәте.
Казанлылар суд вәкилләренә прокуратурага мөрәҗәгать әзерләү, мирас мәсьәләләрен хәл итү, кулланучылар хокукларын яклау, тузган торак проблемасын хәл итү кебек сораулар белән мөрәҗәгать итә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot