news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Композиторлар берлеге оешуның 70 еллыгы зурлап билгеләп үтеләчәк

Шул уңайдан съезд була, Казанда мәдәни һәм фәнни-гамәли чаралар каралган

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”. Миләүшә Низаметдинова). 21 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр Казанда ТР Композиторлар берлеге оешуның 70 еллыгына багышланган төрле чаралар уздырылачак. “Татмедиа” ААҖ шул хакта игълан салып, тантаналы чараларның исемлеген тәкъдим итә.

 

21 ноябрь көнне 16.00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залы фойесында “Татарстан композиторлары” дип аталган күргәзмәне ачу тантанасы башлана. Тамашачы хозурына ТР Композиторлар берлеге тормышы турында сөйли торган уникаль архив материаллар, фотосурәтләр тәкъдим ителә.

17.00 сәгатьтә исә Зур концерт залында Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры белән ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашында “Җырларым” дип исемләнгән концерт башлана. Анда Татарстан композиторларының хор өчен язылган әсәрләре яңгыраячак.

 

28 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залы симфоник музыкага күмелә. Анда Фуат Мансуров җитәкчелегендәге Дәүләт симфоник оркестры “Үткәннәрдән - киләчәккә” темасын ача.

 

1 декабрь көнне 16.00 сәгатькә әлеге Зур концерт залы тамашачыларны “Музыкаль бүләк” дигән камера музыкасы концертына чакыра. Концертта халык артистлары булып танылган иҗат әһелләре Зилә Сөнгатуллина, Лариса Маслова һәм Шамил Монасыйпов, шулай ук халыкара конкурслар лауреаты Гөлнара Мурзиева катнаша.

 

2 декабрь 18.30 сәгатьтә Мәгариф хезмәткәрләре йортында “Реннесанс” камера оркестры чакыра...” дип исемләнгән камера музыкасы концерты башлана.

 

3 декабрь көнне 11.00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залы фәнни-гамәли конференция өчен ачыла. “Татарстанның композитор музыкасы: тарих һәм хәзерге заман” темасын ачу өчен, конференциядә Израиль, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Йошкар-Ола музыка белгечләре доклад белән чыга.

13.00 сәгатьтә Яңа Татар бистәсе зираты куенындагы Салих Сәйдәшев каберенә чәчәкләр салу чарасы була. Ул мәшһүр композиторның тууына 109 ел тулуга багышлап махсус оештырыла.

16.00 сәгатьтә Казан һәм республика башкаласы кунаклары өчен “Эрмитаж-Казан” үзәгендә “Дөнья халыклары музыка уен кораллары: Татарстан музыкантларының шәхси тупланмаларыннан” дигән исемдә уникаль күргәзмә ачыла.

Шушы ук көнне 18.30 сәгатьтә ТР Композиторлар берлеге залында камера музыкасы концерты башлана. Анлашыла ки, ул концертта республикабыз композиторлары әсәрләре яңгыраш таба.

 

4 декабрьдә 10.00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залының Камера залында ТР композиторларының X съезды үзенең эшен башлап җибәрә.

 

ТР Композиторлар берлеге оешуның 70 еллыгына багышланган чараларга ул көнне 18.30 сәгатьтә Зур дәүләт концерт залында булачак “Татарстан музыкаль культурасының гүзәл әсәрләре” дип исемләнгән юбилей концерты нокта куячак. Концерт программасы С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов, Ф.Яруллин, М.Мозаффаров, А.Ключарев, Р.Яхин, М.Яруллин, Р.Еникиев, Р.Кәлимуллин, Л.Любовский, Ш.Тимербулатов, Р.Ахиярова, Л.Батыр-Болгари әсәрләреннән төзелгән. Анда халык артистлары Зилә Сөнгатуллина, Рөстәм Абязов, Резеда Галимова, шулай ук исемнәре танылган яшь башкаручылардан халыкара конкурслар лауреатлары Рөстәм Асаев, Владимир Васильев, Артур Исламов, Филүс Каһиров катнаша.   

 

     

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100