Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Коммуналь предприятиеләр берлеге 5 еллык эшчәнлегенә йомгак ясады
5 еллык эшчәнлек тарихында ирешелгән казанышлар дип торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыру, тармакта үзидарәне үстерү, яңа технологияләр кертү аталды
(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). ТР Коммуналь предприятиеләр берлеге оешуга бүген 5 ел тулды. Берлек кечкенә юбилеен шушы 5 ел йомгакларына багышланган гомуми җыелыш белән билгеләп үтте. Көн тәртибенә 6 мәсьәлә чыгарылган иде. Төп мәсьәлә –ТР Коммуналь предприятиеләр берлеге Директорлар советы рәисе Абрек Хәйруллинның хисап чыгышы булды.
ТР Коммуналь предприятиеләр берлегенең 5 еллык эшчәнлек тарихында ирешелгән казанышлар дип Абрек Хәйруллин торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруны, тармакта үзидарәне үстерүне, яңа технологияләр кертү һәм торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатындагы уңай үзгәрешләрне атады. Хәзерге вакытта тармакта энергия саклау технологияләрен куллану берлек эшчәнлегендә төп мәсьәлә булып кала. Абрек Хәйруллин белдерүенчә, тармакта яңа технологияләрне нәтиҗәле куллану буенча Баулы муниципаль районы тәҗрибәсе үрнәк булып тора. Биредә торак-коммуналь хуҗалыгында яңа технологияләр куллану агымдагы ягу сезонында, мәсәлән, 15 млн. сумны экономияләргә мөмкинлек биргән.
Берлекнең энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеге буенча эшчәнлеге энергия нәтиҗәлелеген күтәрүгә кагылышлы федераль канун һәм “2006-2020 елларга ТР Ягулык-энергетика комплексын үстерү программасын раслау турында” ТР Законы нигезендә алып барыла. Җылылык насослары, җил энергетикасы, биогазлар куллану, торак фондының энергия нәтиҗәлелеге –эшчәнлек юнәлешләре әнә шуннан гыйбарәт “Традицион булмаган энергетика технологияләре табигый энергия чыганакларын экономияләп кенә калмый, ә алга таба биологик калдыкларны һәм түбән потенциаллы энергия чыганакларын эшкәртү практикасын кертә, шул рәвешле энергия саклауны тәэмин итә”, - ди Абрек Хәйруллин.
ТР Коммуналь предприятиеләр берлеге законнар чыгару эшендә дә актив катнаша. Берлек вәкилләре, аерым алганда, “2006-2020 елларга ТР Ягулык-энергетика комплексын үстерү программасын раслау турында” ТР Законын эшләүдә үз сүзләрен әйткән. Альтернатив, традицион булмаган энергия чыганаклары турындагы бүлек тулысынча алар катнашында барлыкка килгән. Берлек вәкилләре торак-коммуналь системага бәйле федераль һәм республика кануннарын тормышка ашыруда эзлекле эш алып бара.
Узган 5 ел эчендә ТР Коммуналь предприятиеләр берлеге үз составында 102 оешманы берләштергән. Бу оешмалар торак-коммуналь системасына гына карамый. Узган ел берлек составына эшчәнлекләре торак-коммунль өлкәгә энергия саклау технологияләре кертү белән бәйле 8 яңа әгъза кабул ителгән. Абрек Хәйруллин әгъзалардан взнослар җыю эшенең тиешенчә оештырылмавын, бу эшне активлаштырырга кирәклеген таный. Бүгенгә бу күрсәткеч 30-40 проценттан узмый икән.
Агымдагы елга берлек алдында торган төп бурычларның берсе- торак фондында энергия нәтиҗәлелеген тәэмин итү, күп фатирлы торак йортларны энергия нәтиҗәлелеге буенча классификацияләү. Быел берлек “Торак-коммуналь хуҗалыгында идарәче оешмалар бердәмлеге” коммерцияле булмаган партнерлыгын гамәлгә куярга уйлый. Алга таба ул үз-үзен җайга чалучы оешмага (СРО) үзгәртеләчәк.
Гомуми җыелыш ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифаларын башкаручы Марат Хөснуллин, РФ Коммуналь предприятиеләр берлеге рәисе Сергей Агапитов катнашында узды. Сергей Агапитов ТР Коммуналь предприятиеләр берлегенең энергия саклау өлкәсендә перспектив проектларны гамәлгә ашыру буенча илдә лидер булуын ассызыклады.
Бүгенге җыелышта 2010-2020 елларда коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү буенча федераль максатчан программаның яңа конценциясе хакында фикер алыштылар. Җыелышта ТР Коммуналь предприятиеләр берлеге Директорлар советының алдагы 5 елга яңа составы да сайланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз