ТР командасы стендка ату буенча Россия беренчелегендә “көмеш”ле булды
“Дубль-трап”та икенче урынга Алексей Ильин, Камил Хөсәенов һәм Павел Дәүләтшин күтәрелде
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Стендка ату буенча Россия беренчелегенең өченче көнендә Татарстан җыелма командасы тагын бер көмеш медальгә ия булды. “Дубль-трап”та икенче урынга Алексей Ильин, Камил Хөсәенов һәм Павел Дәүләтшин күтәрелде.
Гомумән Татарстан атучылары 366 очко җыйды, ә Липецк өлкәсе чемпионнары активында 9 очкога күбрәк. Ә Липецкиның икенче командасы 306 очко җыеп өченче урынга чыкты.
Шәхси турнирда татарстанлы Камил Хөсәенов иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, өченче урынга чыкты, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте.