ТР командасы, “КАМАЗ” бүләгенә, дзюдо буенча оештырылган бөтенроссия ярышларында икенче урынны алды
“Татарстанның бөтен йолдызлары” турнирында республика ветераннары җиңүче булды
(Чаллы, 27 сентябрь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Чаллының Боз сараенда “Татарстанның бөтен йолдызлары” турниры һәм яшүсмерләр арасында Машина төзүчеләр көненә багышланган дзюдо буенча 28 нче турнир узды.
Турнирлар ачылышында ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, “КАМАЗ” генераль директоры Сергей Когогин, Россия Дзюдо федерациясе башкаручы директоры Валентин Хәбиров, Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Наил Мәһдиев катнашты.
“Татарстанның бөтен йолдызлары” турнирында республика ветераннары җиңүче булды. “КАМАЗ” бүләгенә, дзюдо буенча оештырылган бөтенроссия команда ярышларында беренчелекне Санкт-Петербург җыелма командасы алды, икенче - татарстанлылар, өченче - Пермь крае командасы. Ярышлар 55, 60, 66, 73, 81, 90, 100 һәм 100 кг нан артык авырлык категорияләрендә узды. Төп приз – 200 мең сумлык сертификат.
Бүләкләү кысаларында, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры, дзюдо һәм самбо буенча СССР спорт мастеры Сергей Кагогинга “дзюдо буенча III дан” квалификацияле дәрәҗә бирелде.
Шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов белән Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Наил Мәһдиев республиканың спорт ветераннарына да бүләкләр тапшырды.