news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Казыйлар шурасы киңәш-табыш итте

Шура утырышында мөфти дә катнашты

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ").  Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар шурасының чираттагы утырышы үтте. Анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Утырышны Татарстаннның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды.

Казыйлар шурасының эшчәнлеген координацияләү мәсьәләләре буенча мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады, үзенең теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.

Утырышта тәрәвих, җәмәгать, җомга намазларын уку тәртибе каралды. Республика халкын борчыган сорауларга да тукталып үттеләр, дип хәбәр итә нәзарәт сайты.

news_right_1
news_right_2
news_bot