news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Кама Тамагы муниципаль районы хакимияте яңа карар кабул итте

Ул - “Кама Тамагы муниципаль районындагы халыкка хокукый ярдәм күрсәтү буенча эшчеләр төркемен булдыру турында”

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). ТР Кама Тамагы муниципаль районы хакимияте башлыгы “Кама Тамагы муниципаль районындагы халыкка хокукый ярдәм күрсәтү буенча эшчеләр төркемен булдыру турында” яңа карар кабул итте. Бу хакта муниципаль районнарның рәсми порталында хәбәр ителә.
Карар федераль һәм республика законнар җыелмасының камилләшүе шартларында Кама Тамагы муниципаль районындагы халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү системасының киләчәктәге үсеше, районда яшәүче гражданнарның хокукый яктан мәгърифәтле булуы, аларның социаль һәм хокукый яктан иминлек дәрәҗәсен арттыру, хөкем итү һәм закончалыкны һәм тәртип саклауны беркетү урыннарына эләгү дәрәҗәсен үстерү, шулай ук әлеге эштә дәүләт һәм муниципаль органнарның әһәмиятен арттыру максатларында кабул ителде. Халыкка хокукый ярдәм күрсәтү буенча эшче төркем булдырылды һәм карар Нигезләмәсе буенча расланды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100