news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР күп функцияле үзәкләре тавыш бирү урынын сайлау турында 200гә якын гариза алган

Шулардан 25 кеше республикадан читтә тавыш бирергә уйлый.

ТР күп функцияле үзәкләре тавыш бирү урынын сайлау турында 200гә якын гариза алган
Салават Камалетдинов

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның күп функцияле үзәкләренә ике көн эчендә тавыш бирү урынын сайлау турында гаризалар белән 198 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 25е республикадан читтә тавыш бирергә ниятли, дип хәбәр итә Татарстандагы күпфункцияле үзәкләр матбугат хезмәте.

Республиканың күпфункцияле үзәкләре 31 гыйнвардан 12 мартка кадәр Россия Президентын сайлау кампаниясендә гражданнарны сайлау көнендә булган урыннары буенча тавыш бирү өчен исемлеккә кертү турында гаризалар кабул итә.

«Гаризаны рәсмиләштерү процедурасы берничә минут вакытны ала. Моның өчен паспорт кына кирәк», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Тавыш бирү урынын сайлау турындагы гаризаны теләсә кайсы күп функцияле үзәктә тапшырырга мөмкин. Аларның эш графигы учреждение сайтында (mfc16.tatarstan.ru) күрсәтелгән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot