news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР җитәкчелеге Мәңгелек ут, Аналар һәм тол хатыннар монументына веноклар, чәчәкләр китерде
Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәт
Скопировать ссылку
(Казан, 9 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Татарстан Республикасы башкаласының Җиңү паркындагы Мәңгелек ут янында Россия һәм Татарстан гимннары белән башланган Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итү тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов венок, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин республика министрлыклары һәм ведомстволар җитәкчеләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары, хәрбиләр, казанлылар кандай кызыл канәфер, роза, лалә чәчәкләре салды. Дәүләт җитәкчелеге белән янәшә республикада бүген исән ике Советлар Союзы Героеның берсе Сабир Әхтәмов та атлады, тантанада Социалистик Хезмәт Герое легендар конструктор Илдус Мостюков та катнашты.
Тантанага аеруча мәгънә биреп, тере коридор булып тезелгән хәрби хезмәттәгеләрнең честь биреп торуы, аннары төз рәтләр белән каршыдан атлап үтүе чәчләренә бәс кунган ветераннарның яшьлеген хәтерләтте, бугай: хатирәләре дәррәү кузгалыпмы, кайсыларының күзләре яшьләнде.
Аннары Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы чорларда эшләнгән “Катюша” (БМ-13), гаубица, кыр пушкасы, разведка-дозор бронемашинасы, пехота хәрби машинасы (БМП), төрле модификациядәге танк һәм самолетлар, вертолет кебек ачык һавадагы хәрби техника күргәзмәсе экспонатлары арасыннан үтеп, Президент җитәкчелегендәге делегация Аналар һәм тол хатыннар монументы янына килеп баш иеп торды, шулай ук венок һәм чәчәкләр китерде.
Бүген Җиңү паркында Яңа Савин районы хакимияте, “Без – Бөек Җиңүнең варислары!” дигән шигарь белән, халык өчен бәйрәм оештыра. Анда казанлылар, башкала кунаклары бер-берсе белән очраша, ветераннар һәм аларның балалары, оныклары бергәләп ял итә, фронтовиклар хәтер яңарта. Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган төп тантаналары исә бүген Меңьеллык мәйданында була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2