news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы Украина прокурорына “Укртатнафта”да законлылыкны торгызуны үтенә

ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы Украина прокурорына “Укртатнафта”да законлылыкны торгызуны үтенә

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы Украинаның генераль прокуроры А.И.Медведькога 19 октябрьдә “Укртатнафта” Транснациональ финанс-сәнәгать нефть компаниясен рейдерлык алмы белән басып алу уңаеннан хат юллады (хат тулысынча ТР Министрлар Кабинетының интернет порталында бастырылган http://prav.tatar.ru).

Хатта “Укртатнафта” предприятиесе территориясенә 50дән артык кораллы кеше – шәхси сак фирмасы хезмәтәкрләре басып кереп, “Укртатнафта” каравыл хезмәткәрләрен кыйнап, аларны объектны саклау вазифаларыннан башкару мөмкинлегеннән мәхрүм итүләре хакында әйтелә. Бикләгеч җайланмалар сындырылып, ишекләр җимерелгән. Кораллы кешеләр идарә рәисе бүлмәсенә кереп, предприятие документлары һәм мөһеренә хуҗа булган. Россия гражданнары да булган идарә әгъзаларын мәҗбүри рәвештә бер кабинетка җыйганнар.

Әлеге эшләрне элеккеге “Укртатнафта” идарәсе рәисе Овчаренко П.В. оештырган. Ул 2004 елның көзендә компаниянең Күзәтү советының акционерларның 2004 елның ноябрендә узган гомуми җыелышында расланган карары нигезендә, эшеннән азат ителгән. Овчаренко карар өстеннән шикаять бирсә дә, Украина судлары, шул исәптән Югары суд гомуми җыелыш документын законлы дип таныган иде.

Заводны басып алуны оештыру өчен нигез итеп, П.Овчаренко үзен рәис вазифасына кайтару турындагы суд документларын тәкъдим иткән. Аерым алганда, бу – Сумская өлкәсе аппеляция судының 2007 елның 29 августында, Кременчуг шәһәре Автозавод районы судының 2004 елның 9 нобярендә кабул ителгән карарлары, шулай ук Кременчуг шәһәре Крюков районы судының 2007 елның 26 сентябрендә чыгарылган билгеләмәсен мәҗбүри үтәү турында 2007 елның 18 октябренә караган башкару производствосы ачу турында боерык.

ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы хатында тәкъдим ителгән документларның законсызлыгын дәлилләүче билгеләр атала. Әйтик, суд карарларында акционерлар җыелышының П.Овчаренконың эштән азат итү турындагы карары турында бөтенләй әйтелми, чөнки ул бу мәгълүматны судка тапшырмаган. Суд бәхәсләре 2004 елдан бирле барды, аның буенча карарлар П.Овчаренко файдасына да, “Укртатнафта” файдасына да чыгарылды. Әмма Украина законнарына каршы килеп, заводны басып алу өчен нигез булган соңгы тыңлаулар һәм карарлар турында “Укртатнафта”га хәбәр ителмәгән һәм ул документларның нөсхәләрен алмаган.

ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында Кременчуг шәһәре Крюков районы судының 2007 елның 26 сентябрендә чыгарылган билгеләмәсен мәҗбүри үтәү турында башкару производствосы ачу турында боерык П.Овчаренкога яки дәүләт башкаручы хезмәткәрләренә “Укртатнафта” территориясенә шәхси сак фирмасы хезмәткәрләрен кертү хокукы бирмәде һәм аларга заводның каравыл хезмәте вәкилләренә карата физик көч куллану вәкаләтен йөкләмәде, дип саныйлар. Каравыл хезмәткәрләренә карата көч куллану һәм кыйнау Украина Эчке эшләр министрлыгының җирле органнары тарафыннан документ нигезендә р асланган.

Асылда, 19 октябрьдән башлап, предприятие милекчеләре – акционерлар тарафыннан вәкаләтләр бирелмәгән П.Овчаренко үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып, “Укртатнафта” акчалары, финанс активлары һәм милке белән идарә итә, аны өченче азтлар файдасына тартып ала, суд бәхәсләре турындагы таләпләрдән баш тарта, шул рәвешчә компания һәманың акционерларына зур күләмдә зыян сала, диелә хатта.

“Укртатнафта” идарәсенең легитим органы – Күзәтү советы – үз рәисе Тәһаутдинов Ш.Ф. йөзендә бу вакыйгаларны рейдерлык алымы кулланылган көч операциясе дип атады һәм “Укртатнафта” идарәсе рәисе Сергей Глушконың легитимлыгын раслады. Украина Ягулык һәм энергетика министрлыгы да аны яклап чыкты. “Укртатнафта” акционерларының берсе – “Татнефть” ААҖ предприятиегә нефть җибәрүне туктатырга мәҗбүр булды.

ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Татьяна Юшканцева имзалаган хатта җинаятьчел гамәлләрне туктату, җинаять эше кузгату, акционерларның бозылган хокукларын торгызу буенча кичекмәстән чара күрү һәм ТР министрлыгына күрелгән чаралар турында хәбәр итү үтенече язылган.

ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы - “Укртатнафта”ны гамәлгә куючылар һәм эре акционерларының берсе. Ул заводның 28,778 процент акцияләренә ия. Украинаның Кременчуг нефть эшкәртү заводы белән идарә итүче компания Украина-Россия уртак предприятиесе санала. Ул 1995 елны Украина һәм Татарстан арасында хөкүмәтара килешү нигезендә төзелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot