news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы гражданнарга консультация бирүне гадиләштерә
ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгында кабул ителгән Административ регламент гражданнарга консультация бирү процедурасын гадиләштерәчәк
Скопировать ссылку
(Казан, 30 март, “Татар-информ”). ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгында гражданнар һәм юридик затларга җир һәм милек мәсьәләләре буенча мәгълүмати-консультация хезмәтләрен оператив төстә тәкъдим итү буенча Административ регламент расланды.
ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы белгечләре ачыклык керткәнчә, гариза бирүчеләрнең “дача амнистиясе”, торакны хосусыйлаштыру, аукционнарда катнашу, җир өлешләрен рәсмиләштерү кысаларында күчемсез милек объектлары һәм җир кишәрлекләрен милек итеп рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләре телдән һәм язма формада – электрон почта, “кайнар линия” телефоны һәм интернет аша кабул ителә. Дәүләт хезмәте язма мөрәҗәгатькә – 11 көннән соң, телдән ясалган мөрәҗәгатькә шул ук көнне күрсәтелә.
“Кайнар линия” телефоны – (843) 238-24-66 (эш көннәрендә 14.00-16.00 сәгатьләрдә); электрон адрес: mzio@tatar.ru.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot