news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы бөлгенлек эшләре буенча вәкаләтле орган булды

Ведомство финанс мониторингы,фаразлау һәм предприятиеләрдә бөлгенлекне профилактикалау эшләрен камилләштерәчәк

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). Октябрь аеннан башлап ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрылыгы республикада бөлгенлек эшләре буенча вәкаләтле орган булды.

Узган ел ахырыннан республикада килешүләр буенча йөкләмәне үтәмәү, бурычларга кагылышлы эшләр саны сизелерлек арткан. Болар, үз чиратында, бөлгенлек эшләренең артуына, тискәре социаль һәм икътисади нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бөлгенлек проблемасы дәүләти һәм хокукый җайга салуда нәтиҗәле, зирәк сәясәт таләп итә. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев белдергәнчә, ведомство финанс мониторингы, фаразлау һәм республика икътисадында мөһим роль уйнаучы предприятиеләрдә бөлгенлекне профилактикалау эшләрен камилләштерәчәк. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.


news_right_1
news_right_2
news_bot