news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

ТР инвесторлары хуҗалыкларында сөтнең тулай савымының 49 проценты җитештерелгән

Узган ел белән чагыштырганда бу продукциянең артуы 118 процент тәшкил итә

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Узган тәүлектә ТР инвесторлары хуҗалыкларында сөтнең тулай савымының 49 проценты (1600 тонна) җитештерелгән. Узган ел белән чагыштырганда терлекчелек продукциянең бу төре артуы 118 процент тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” агшентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
«Вамин-Татарстан» ААҖ 457 тонна сөт җитештергән, ә «Кызыл Шәрык-агро» ААҖ - 402 т, ЗАО ХК «Алтын башак» ХК ЯАҖ - 207,7 т. «Агросила групп» ЯАҖ эшкәртүче пунктларга 116 тонна продукция тапшырган, ә «Ак Барс» ХК ААҖ - 84,2 т, «РАЦИН» ДУП - 59 т.
«Газовик» ҖЧҖ, «Нефтегаз », «Болгар-арыш» ҖЧҖ, «Татплодоовощпром» ЯАҖ һ.б. инвесторларның хуҗалыкларында сөт җитештерү күрсәткечләре кимү күзәтелә. Гомумән, ТР буенча сөтнең тулай савымы 3356,4 тоннага җиткән, бу узган ел белән чагыштырганда 111 процент дигән сүз.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100