news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Инвестиция-венчур фонды белән Россия Венчур компаниясе уртак халыкара фонд төзи

Аны финанслауда яклар тигез өлешләрдә катнаша

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта күтәрелгән темаларның берсе ТР Инвестиция-венчур фонды белән Россия Венчур компаниясе тарафыннан төзелүче уртак халыкара венчур фондына кагылышлы иде. Аның хакында журналистларга Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйделдинов бәян итте.
Республиканың чит илләрнең венчур фондлары һәм технологик предприятиеләре белән хезмәттәшлеген үстерү максатыннан, ТР Инвестиция-венчур фонды тарафыннан халыкара венчур фондлары төзү концепциясе эшләнгән иде. Аны гамәлгә ашыру төбәккә шәхси инвестицияләр җәлеп итәргә юл ачарга, технологик компанияләрнең республикага килүенә булышырга, Татарстанда нәтиҗәле инвестиция инфраструктурасын булдыруга ярдәм итәргә тиеш.
ТР Инвестиция-венчур фондының Россия Венчур компаниясе белән берлектә төзүче халыкара венчур фонды шушы максатларга юнәлдерелгән. Ике як та әлеге фонд аша венчур операцияләрен гамәлгә ашыруның алдынгы тәҗрибәсен эзләргә, сайлап алырга, алга таба аларны ил базарында файдаланырга, Россиянең халыкара венчур базарында даими булуына ирешергә мөмкин, дип саный.
Дөньяның әйдәп баручы венчур фондлары, үз чиратында, ТР Инвестиция-венчур фонды һәм Россия венчур компаниясе белән хезмәттәшлек аша Россия базарына чыгу мөмкинлеген ала. Ил компанияләренең дөньяның эре венчур фондлары белән партнерлыгы инвестицияләр салуның чираттагы этабында аларның капиталын җәлеп итүнең нигезен сала, Россия фондларының мөмкинлекләрен киңәйтә.
Айнур Әйделдинов белдергәнчә, ТР Инвестиция-венчур фонды белән Россия венчур компаниясе төзи торган уртак фондның (RVC IVFRT LP) гомуми капиталы 40 млн доллар тәшкил итә. Аны финанслауда яклар тигез өлешләрдә (20 шәр млн доллар) катнаша. Халыкара фонд гамәлдәге РВК Russian Venture Capital II LP фонды нигезендә төзелә. Аның идарә компаниясе АКШ ның Делавер штаты юрисдикциясендә теркәлгән. Фонд офисы Россия венчур компаниясенең АКШтагы вәкиллеге территориясендә урнашачак.
Айнур Әйделдинов хәзерге вакытта фонд белән идарәгә кагылышлы документларны рәсмиләштерүнең тәмамланып килүен җиткерде. 2012 елның беренче яртысында халыкара тәҗрибәгә нигезләнеп идарә компаниясе эшчәнлегенең стандарт схемасы эшләнәчәк. Фондның идарә компаниясенең Директорлар советы экспертларны билгеләячәк. Алар инвестицияләргә дәгъва итүчеләрнең заявкаларына бизнес-экспертиза уздырачак.
“Фонд эшчәнлегенең географиясе киң, аерым төбәк, ил белән генә чикләнми. Шулай да сөйләшүләр Россия базары мәнфәгатьләреннән чыгып алып барылачак. Проектларны сайлап алганда, фонд Россиянең инновацияле үсешенең өстенлекле юнәлешләрен эченә алганнарына өстенлек бирәчәк. Шул ук вакытта Татарстанның инновацияле үсеше приоритетлары да исәпкә алыначак”, - ди Айнур Әйделдинов.
Аның ассызыклавынча, халыкара фонд төзүнең мәгънәсе акча сарыф итүгә генә кайтып калмый. “Төрле командалар белән катнашып эшләп, үзебезнең компетенциядән файдаланырга өйрәнү кирәк. Компетенцияле компанияләр саны арта икән, безгә файда шушы компанияләр аша кайтырга тиеш”, - ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot