Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр
Илдар Халиков Талия Миңнуллинага Татарстан Хөкүмәте әгъзасының символик портфелен тапшырды
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Инвестицион үсеш агентлыгы коллективына яңа җитәкче Талия Миңнуллинаны тәкъдим итте.
Илдар Халиков агентлык коллективы белән очрашуда белдергәнчә, ТР Инвестицион үсеш агентлыгының элеккеге җитәкчесе Линар Якуповка яңа эш тәкъдим ителгән, һәм ул Татарстан Президентына бу тәкъдимне хуплавын сорап мөрәҗәгать иткән. “Бу юнәлештә Линар Якупов күп эш башкара алачак, дип ышанам, шул исәптән республика өчен дә”, - дип белдерде И. Халиков.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе итеп Линар Якуповны билгеләгән вакыттан бирле, агентлыкка ихтыяҗ булу расланды, дип билгеләп үтте ул. Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе агентлыкның инвестицияләр җәлеп итү, норматив-хокук базасы үсешендә, Kazansummit кебек киң күләмле форум үткәрүдә керткән өлешен билгеләп үтте. “Хәзер агентлык 60 тан артык инвестицион проектны гамәлгә ашыруда катнаша”, - диде Илдар Халиков.
Ул Линар Якуповка һәм аның командасына уңышлы эш алып барганы өчен рәхмәт белдерде.
Илдар Халиков ТР Инвестицион үсеш агентлыгының яңа җитәкчесе Талия Миңнуллинаны коллективка тәкъдим итеп, аның ТР Икътисад министрлыгында эш тәҗрибәсе булуын, ә соңгы елда Татарстан Президенты Аппаратында эшләвен белдерде. “Талия Илгиз кызы эшне дәвам итүдән тыш, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы эшчәнлегенә ниндидер яңалык та кертә алачагына ышанам”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
Ул Талия Миңнуллинага Татарстан Хөкүмәте әгъзасының символик портфелен тапшырды.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының элеккеге җитәкчесе Линар Якупов агентлык командасына рәхмәт белдерде һәм яңа җитәкче белән уңышлы эшләүләрен теләде. Талия Миңнуллина, үз чиратында, республика җитәкчелегенә үзенә карата ышаныч белдерүе өчен рәхмәтен ирештерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз