news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР инновацияле мәйданнарының потенциалларын тормышка ашыру перспективалары буенча сөйләшү була

Анда министрлыклар вәкилләре һәм технопарклар җитәкчеләре катнашуы көтелә

 (Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). 31 октябрь иртәнге 10 да “Технопарк “КНИАТ” ААҖдә ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәфис Борһанов җитәкчелегендә “түгәрәк өстәл” була. Аның темасы — “Татарстан Республикасы инновацияле мәйданнарының потенциалларын тормышка ашыру перспективалары”.

“Түгәрәк өстәл” дә ТР икътисад министры Артем Здунов, “КНИАТ” ААҖ генераль директоры Фәрит Шәйхиев, “Югары технологияләр өлкәсендә технопарк “IT–парк” ДАУ директоры Антон Грачев, “Химград” технополисы идарә компаниясе “ИК ”Идея Капитал” генераль директоры Алексей Грушин чыгыш ясар дип көтелә.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге шул хакта белешмә бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot