news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР икътисад министры ислам ипотекасы шартларын традицион шартларга тиңләштерергә кушты

Татарстан Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов партнерлык һәм традицион финансларны гамәлгә ашыру шартларын тигезләргә кушты. ТР Инвестицион үсеш агентлыгы оештырган ислам финанслары продуктларына багышланган түгәрәк өстәл утырышында ул шулай дип белдерде.

«Кешеләр, нинди дин тотуга да карамастан, финанс компаниясендә күңеленә хуш килгәнне сайлап ала алсын өчен партнерлык һәм традицион финансларны гамәлгә ашыру шартларының бер үк төрле булуы мөһим. Һәм ул ислам финансларының кыйммәтрәк булуы белән чикләнергә тиеш түгел. Кызганыч, бу хәзер шулай», - дип искәртте Шаһиәхмәтов.

Очрашуның модераторы ролендә ТР Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина чыгыш ясады. Ул Татарстанда кайбер банкларның шәригать нормалары буенча үз продуктларын беренче ел гына тәкъдим итмәвен билгеләп үтте. Ислам ипотекасы, дебет карталары, лизинг – шундыйлардан.

Очрашуда ислам ипотекасына аерым тукталдылар. Әйтик, шәригать нормалары буенча ипотека алучыларга ана капиталы акчаларын кулланырга рөхсәт итәргә дигән тәкъдим җиткерелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100