Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР икътисад министры Россия делегациясе составында Алманиядә төбәк инновация системаларын формалаштыру тәҗрибәсен өйрәнә
Делегация аерым алганда эре технопаркларның берсендә - “Берлин Адлерсхоф”та булган
(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”). ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белән министр урынбасары Артем Здунов бу атнада ТР Икътисади үсеш министрлыгы һәм Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе делегациясе составында Алманиядә төбәк инновация системаларын формалаштыру тәҗрибәсен өйрәнә.
Россия делегациясе Алманиянең фәнни-тикшеренү институтларын, 413 технология һәм 362 сәнәгать предприятиесен берләштергән эре технопаркларның берсендә - “Берлин Адлерсхоф”та булды. Биредә 19 меңгә якын кеше хезмәт куя. Оптика, микросистемалар, мәгълүмат-коммуникация, экология, био-, энергетика технологияләре биредә төп фәнни юнәлешләр дип санала. Технопарк территориясендә шулай ук 2 бизнес-инкубатор (инновацияле һәм халыкара) эшли, аларда эшчәнлеген башлап җибәрүче предприятиеләр өчен махсус инфраструктура булдырылган.
Моннан тыш Россия делегациясе белән Федераль мәгариф һәм фән министрлыгында очрашу узды. Әлеге структура фән-мәгариф өлкәсендә Алманиянең партнер-илләр һәм халыкара оешмалар белән күпкырлы хезмәттәшлегенең кординаторы санала. Шулай ук Федераль икътисад һәм технологияләр министрлыгында сөйләшүләр узды, дип хәбәр итәләр ТР Икътисад министрлыгыннан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз