news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Икътисад министрлыгының яңа җитәкчесе билгеле булды

Артем Здуновны министрлык коллективына тәкъдим иттеләр

  (Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Артем Здунов Татарстан Республикасы икътисад министры итеп билгеләнде. ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин хезмәткәрләрне яңа җитәкче белән таныштырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Алексей Песошин ТР Икътисад министрлыгы актлар залында җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, ТР Президентының элеккеге министр Мидхәт Шаһиәхмәтовны республиканың Милли банкы җитәкчесе вазыйфасына билгеләү турындагы Указын укыды. Ул М.Шаһиәхмәтовка министрлык җитәкчелеге вазыйфасында башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. “Аның министр вазыйфасында эшләү чорында, республика Россия икътисады лидерларының берсе буларак, үз позициясен сизелерлек ныгытты, - дип ассызыклады Песошин. – 2010 елдан башлап Татарстан хакимият органнары эшенең нәтиҗәлеге күрсәткечләре буенча беренче урынны били”.

ТР Хөкүмәте беренче вице-премьеры билгеләп узганча, ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан төрле темалар буенча зур эш башкарылган. Алексей Песошин Мидхәт Шаһиәхмәтовка ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды һәм яңа вазыйфада уңышлар теләде. Мидхәт Шаһиәхмәтов, үз чиратында, министрлык коллективына рәхмәт белдерде һәм барлык казанышлар да уртак эш нәтиҗәсе дип билгеләп үтте. “Яңа вазыйфада да ТР Икътисад министрлыгы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә өметләнәм”, - диде ул.

Аннары Алексей Песошин, 4 ел дәвамында министр урынбасары вазыйфасын башкарган Артем Здунов Татарстан Республикасы икътисад министры итеп билгеләнүе турындагы Указны укыды.

“Артем Здунов министрлык өчен яңа кеше түгел. Ул хәзер бик актуаль булган инвестицияләр, инновацияләр тармагы буенча эшләде. Яңа министр ТР Икътисад министрлыгының системалы эшен дәвам итәр дип өметләнәм”, - диде һәм яңа министрга символик портфельне тапшырды.

Белешмә өчен. Артем Алексеевич Здунов  1978 елда Казанда туган. 2000 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган. 1996-1998 елларда - шушы институтның студентлар профкомы рәисе урынбасары, 2000-2001 елларда -  "Промышленная страховая компания"дә иминиятләштерү буенча белгеч, эчке аудитор, 2001-2004 елларда - Казан финанс-икътисад институты аспиранты, 2004-2006 елларда - шушы институтның макроикътисад һәм икътисад теориясе кафедрасы укытучысы, 2006-2010да - ТР Фәннәр академиясенең перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәге директоры урынбасары. 2010 елдан ТР икътисад министры урынбасары булып эшләде. Икътисад фәннәре кандидаты (2005 ел). ТР ФАнең "2009 елның иң яхшы галиме" конкурсы җиңүчесе.

Өйләнгән, улы һәм кызы бар. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100