news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Икътисад министрлыгында Россия икътисады киләчәге турында фикер алышу уздырылды

Төрле төбәк вәкилләре Бөтендөнья банкының Россия икътисады турындагы доклады буенча фикерләрен җиткерде

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Икътисад министрлыгында Бөтендөнья банкының Россия икътисады турындагы 32 нче доклады йомгаклары буенча “Россия төбәкләре белән диалог” темасына видеоконференция режимында фикер алышу булды. Мәскәүдән илнең Байкал аръягы крае, Пенза өлкәсе, Хабаровск крае, Свердловск өлкәсе, Башкортстан, Татарстан Республикалары белән элемтәгә Бөтендөнья банкының Мәскәү вәкиллегенең өлкән икътисадчысы, модератор Степан Титов һәм Бөтендөнья банкының Россия Федерациясе буенча баш икътисадчысы Биржит Ханзль чыкты.

Фикер алышуда Татарстаннан ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев, ТР Министрлар Кабинетының Икътисад һәм финанслар идарәсе башлыгы Альберт Нафигин, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге урынбасары Олег Миронов катнашты.

Россия икътисады турындагы докладта гомумиләштерелгән рәвештә төп икътисади күрсәткечләрнең соңгы тенденцияләре, Бөтендөнья банкы тарафыннан әзерләнгән Россиянең алдагы елга икътисади үсеше фаразы һәм икътисади сәясәтнең стратегик мәсьәләләре анализы тәкъдим ителгән. Докладның беренче өлешендә Россиянең икътисади үсешенең соңгы тенденцияләренең җентекле анализланган. Беренче яртыеллыкта Россия икътисады чак кына техник рецессиягә дучар булмый калган. Куллану ышанычлылыгы түбән булган шартларда икътисади үсеш, элеккечә, тоткарланып килә, моңа Көнбатыштан санкцияләр дә, геосәяси киеренкелек көчәюе дә тискәре йогынты ясый.

Докладның икенче өлешендә Бөтендөнья банкы тарафыннан әзерләнгән Россиянең икътисади үсеш фаразы тәкъдим ителгән. Кыска вакытлы перспективада икътисади үсешкә, элеккечә, 2014 нче елның мартында, геосәяси киренкелек башлану белән бәйле төстә, сәясәтнең билгесезлеге йогынты ясаячак. Төп фараза дәвам итүче Россия-Украина низагы шартларында стагнацияне һәм аның белән бәйле санкцияләр йогынтысын күздә тота.

Докладның өченче өлеше махсус теманың җентекле анализыннан гыйбарәт. Бу бүлек “Икътисад диверсификациясе нигезендә Россиянең үсеш юллары” дип исемләнгән. Табигый байлыклардан мөмкин кадәр күбрәк табыш алу мәсьәләсе бүгенге көндә Россия өчен аеруча әһәмиятле санала. Аның дөньяви икътисадка да чимал ресурсларын экспортлау ярдәмендә кушылуын билгеләп узу зарур. Докладның тематик бүлеге Россия икътисадының милли активлары портфелен (табигый байлыклар һәм капитал базарының институциональ нигезләре) яңадан бүлү хисабына диверсификация мөмкинлекләрен өйрәнүгә багышланган. Бу бүлектә Россиянең понтенциаль үсеше темплары акрынаюы анализлана, активлар портфеле өстенлекләре һәм җитешсезлекләре бәяләнә һәм үсеш мөмкинлекләрен ачу өчен өстен юнәлешләр тәкъдим ителә. Төп гипотеза шунда ки: “матди булмаган” капиталга инвестицияләр хәлиткеч факторга әйләнәчәк, я җитештерүче икътисад перспективасы, я стагнация шуңа бәйле булачак.

Биржит Ханзль әйтүенчә, чираттагы доклад “Россия икътисади сәясәтенең билгесезлеге үсеш офыгын чикли” дип исемләнгән булган. “Ярты ел дәвамында без Россия икътисады үсешенең акрынаюын, якындагы биш елга исәпләнгән үсешкә янаган билгеле бер куркынычларны күрәбез. Процесслар белән идарә итүгә бәйле икътисади карарлар сәяси карарларга нигезләнгән. Икътисадта катнашучылар һәрвакытта да бу сәясәтнең ниндилеген анык аңламыйлар. Безнең карашка, сәяси карарларның билгесезлеге, икътисади үсешнең якындагы бишьеллык үсешенә күләгә төшерә”, - дип ассызыклады ул. Биржит Ханзль ассызыклаганча, икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү өчен шактый көч кирәк булачак. Икътисади үсешкә комачаулаучы чикләүләрне юкка чыгарырга мөмкинлек бирүче структур реформаларны ныгыту юнәлешендә дә көч таләп ителә.

“Россия – бай ил. Россия, табигый байлыкларыннан тыш, кеше капиталы белән дә яхшы тәэмин ителгән. Россиядә белем дәрәҗәсе дә югары, ул югары стандартларга ия, халыкара бәяләмәләр күзлегеннән караганда, Россия яхшы позиция били. Шулай да, башка илләр белән чагыштырганда, инвестицияләр җитәрлек түгел. Безнеңчә, үсешкә китерүче аеруча җитди потенциалны матди булмаган активларны ныгытуда, дәүләт институтларында эзләргә кирәк”, - дип белдерде Биржит Ханзль. Аның сүзләреннән аңлашылганча, әлегә инвестицияләрнең аз күләме, чагыштырмача югары инфляция көтелә, бу куллану үсешенә тискәре йогынты ясый, чөнки алдагы елларда куллану үсеше һәм хезмәт хакы югары булган эш урыннары артуы кебек сәбәпләр күпләргә хәерчелектән урта класска күчәргә мөмкинлек бирде. “Без инфляция тарафыннан басым фаразлыйбыз, шуңа күрә, кызганычка каршы, хәерчелек кимемәве ихтимал. Инвестицияләр үсеше кимүенең сәбәбен карасак, безнең карашка, ул инвесторлар өчен капитал бәясенең үсүе белән бәйле”, - дип билгеләп үтте Биржит Ханзль.

Алга таба фикер алышуда катнашкан төбәк вәкилләре уй-фикерләре, теләкләре белән уртаклашты, үзләрен кызыксындырган сораулар бирде.

Мидхәт Шаһиәхмәтов төбәкләргә җиткерелгән тәфсилле доклад өчен рәхмәтен җиткерде. “Без күптән түгел Хөкүмәткә республиканың өч елга исәпләнгән икътисади үсеше турындагы программасын керттек. Сез яңгыраткан проблемалар, саннар, күрсәткечләрне үзебездә дә фараз программасын әзерләгәндә җентекләп анализладык. Россия икътисады безнең республика икътисадында да чагылыш таба. Без республика икътисадына куркыныч тудырган рисклар өстендә эшлибез”, - дип белдерде икътисад министры. Ул доклад ясаучыларга институциональ чикләүләр мәсьәләсендә чыгышның аеруча кызыклы булуын әйтте. “Без бүгенге рискларны беләбез. Иң төп бурыч – Бөтендөнья банкы белән берлектә, рискларны минимальләштерү өчен, төгәл гамәлләрне билгеләргә, үзебездәге товар җитештерүчеләр фаразын исәпкә алып, аларны тормышка ашырырга”, - дип ассызыклады Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Марат Галиев журналистларга билгеләп узганча, ул рецессияне, ягъни ил икътисадының акрынлап артка чигү ихтималлыгын инкарь итми. Ул билгеләп үткәнчә, күп әйбер идарә сыйфатына бәйле булачак. “Вәзгыять гади түгел, һәм бу уйланырга мәҗбүр итә”, - ди ул.

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100