news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Икътисад министрлыгында күчемсез милеккә салымны гамәлгә кертүнең социаль-икътисади нәтиҗәләрен анализлау барышын тикшерделәр

Икътисади анализның барлыгы 9 сценарие эшләнгән

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). ТР Икътисад министрлыгында “Күчемсез милеккә салымны гамәлгә кертүнең социаль-икътисади нәтиҗәләрен анализлау” тәҗрибә проектының чираттагы этабын тормышка ашыруның барышы хакында фикер алыштылар.
Билгеле булганча, Татарстанның дүрт төбәгендә - Чаллы шәһәрендә һәм Әлмәт, Түбән Кама, Арча районнарында күчемсез милеккә массакүләм төстә кадастр бәяләве уздыру буенча эксперимент бара. Аның йомгакларына нигезләнеп махсус методика буенча күчемсез милеккә бердәм салым кертүнең социаль-икътисади нәтиҗәләренә анализ ясала.
Күчемсез милеккә салым кертүнең социаль-икътисади нәтиҗәләренә анализ этаплап үткәрелә. Ул салым салына торган объектлар исемлеген формалаштыруны, башлангыч мәгълүмат туплауны, анализ дәрәҗәсен билгеләүне, салым түләүчеләрне төркемләүне һ.б. эченә ала. Икътисади анализның барлыгы 9 сценарие эшләнгән.
Яңа салымны кертүнең һәр адымын чагылдырган хисап башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot