news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Икътисад министрлыгында җитештерүче көчләр үсеше программасы бүлекләрен эшләү буенча җаваплылык үзәкләре тәгаенләнде

ТР Икътисад министрлыгында җитештерүче көчләр үсеше программасы бүлекләрен эшләү буенча җаваплылык үзәкләре тәгаенләнде

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”). Бүген ТР икътисад министры Марат Сафиуллин “2020 елга кадәр һәм 2030 елга кадәрге чорда кластер алымы нигезендә ТР җитештерү көчләрен үстерү һәм урнаштыру” Программасын эшләү мәсьәләләре буенча эшче киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә эшендә ТР Икътисад министрлыгы, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге, ТР Фәннәр академиясенең Перспектив икътисади тикшеренүләр үзәге вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә оештыру мәсьәләләре хәл ителде, Программаның аерым бүлекләрен эшләү буенча җаваплылык үзәкләре тәгаенләнде, дип хәбәр иттеләр ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгында.

Әлеге Программаны эшләүгә ачык конкурс игълан ителгән. Аның нәтиҗәләре буенча, Программаны эшләүче дип А.Гранберг җитәкчелегендә “Җитештерү көчләрне өйрәнү советы” Дәүләт фәнни-тикшеренү учреждениесе билгеләнгән. Программаны эшләүдә шулай ук , ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге, ТР Фәннәр академиясенең Перспектив икътисади тикшеренүләр үзәге катнаша.

Республика министрлыклары һәм муниципаль берәмлекләрнең хакимиятләре үз тәкъдимнәрен кертәчәк. Министрлыклар Татарстанның социаль-икътисади үсеш стратегиясен билгеләсә, муниципаллар аны территориаль дәрәҗәдә караячак.

Программаны эшләүнең максаты – 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы җитештерүче көчләрен үстерү һәм урнаштыруның стратегик юнәлешләре, өстенлекләре һәм сценарийларын нигезләү.

Эш республиканың бөтен хуҗалык комплексы үсешен нигезләргә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot