Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Икътисад министрлыгы газета киоскларына дәүләт ярдәме күрсәтүне хәл итәчәк
Басма продукцияне таратучылар коронавирус вазгыятеннән зыян күрүчеләр өчен ярдәмгә дәгъва итә алмый.
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанның Икътисад министрлыгы газета киоскларына дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләсен хәл итәчәк. Бу хакта онлайн-конференция барышында республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.
«Без сезнең белән бергә әлеге категориядә федераль үзәк буенча ничек эшләячәгебезне караячакбыз. Без сезне ишеттек, бу мәсьәләне эшләп бетерәчәкбез», — диде министр.
Эшмәкәрләр проблемасы турында «Сәүдә агентлыгы» компаниясе җитәкчесе Зөфәр Хәкимҗанов әйтте. Ул басма продукцияне таратучыларның дәүләт ярдәме чараларына дәгъва итә алмавын сөйләде.
Россия массакүләм мәгълүмат чаралары Covid-19дан зыян күргән тармаклар исемлегенә кертелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз