news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР идарәчеләренең чираттагы төркеме Сингапур Дәүләт хезмәте колледжында стажировка узачак

Бу юлы квалификацияләрен күтәрү өчен Сингапурга Казан мэриясенең җитәкче составы юл ала

(Казан, 12 май, “Татар-информ”). Татарстан идарәчеләре дәүләт идарәсендәге алдынгы тәҗрибәне өйрәнүен дәвам итә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча һәм узган елның сентябрендә имзаланган хезмәттәшлек килешүе нигезендә, Татарстан идарәчеләренең чираттагы төркеме Сингапурның Дәүләт хезмәте колледжында стажировка узачак.
Бу юлы квалификация күтәрү өчен Сингапурга Казан мэриясенең җитәкче составы юл ала. Алга таба махсус сайлап алулар аша үткән иң яхшы муниципаль хезмәткәрләр Сингапур, Франция, Колорадо мәктәпләре базасында иҗтимагый эшчәнлек магистрларын әзерләү программалары буенча белем алу мөмкинлеге дә алачак. Шушы мәсьәләләр хакында ТР Икътисад министрлыгында министр Марат Сафиуллин уздырган киңәшмәдә сүз булды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Марат Сафиуллин шушы көннәрдә стажировка узучыларның теләкләре программада исәпкә алынганлыгын ассызыклады. Казан идарәчеләре өчен шәһәр бюджетын формалаштыру һәм шәһәр хуҗалыгын үстерү, шәһәр инфраструктурасы үсеше һәм коммуналь хезмәтләр, энергия саклау технологияләре белән бәйле темалар уку программасына махсус кертелгән. Казан идарәчеләрен шулай ук шәһәр инфраструктурасын үстергәндә инновацияле чишелешләр белән таныштырачаклар. Казан мэриясе җитәкчеләре җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү формалары һәм ысуллары, муниципалитет персоналы белән идарә, корпоратив сыйфат һәм корпоратив этика, хезмәткәрләрне кызыксындыру системасы буенча да белемнәрен тирәнәйтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot