Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“ТР иң яхшы товарлары” бәйгесе оештыручылары һәм экспертлары бүген семинарга җыелды
Алар бәйгедә катнашучыларны бәяләү ысуллары, конкурс документларын дөрес рәсмиләштерү тәртибе буенча күнекмәләр алды
(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). “Татарстан Республикасы иң яхшы товарлары” бәйгесенең оештыручылары һәм экспертлары бүген семинарга җыелды. Биредә алар бәйгедә катнашучыларны бәяләү ысулларын өйрәнеп, конкурс документларын дөрес рәсмиләштерү тәртибе буенча күнекмәләр алды.
Төп доклад белән чыгыш ясаган “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасы методисты Михаил Плущевский бәйгедә катнашучыларны бәяләү ысулларына игътибар юнәлтте. “Тест-Татарстан” ФУП хезмәткәрләре исә “ТР иң яхшы товарлары” бәйгесен уздыруда тупланган тәҗрибә, проблемалар һәм перспективаларга тукталды, дип хәбәр итә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте.
“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары” бәйгесе “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасы кысаларында ел саен оештырыла. 6 еллык тарихы дәверендә бу конкурс аша республиканың 1500 гә якын предприятиесе узып, экспертлар хөкеменә үзләре җитештергән продукция һәм хезмәтләрнең 3500 төрен тәкъдим иткән. 700 дән артык товар һәм хезмәт лауреат исеменә лаек булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз