news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Иҗтимагый палатасы Дмитрий Медведевның “Россия, алга!” мәкаләсе буенча фикер алышачак

ТР Иҗтимагый палатасы дәүләт башлыгының турыдан-туры халыкка мөрәҗәгать итү фактын гражданлык җәмгыятен ныгыту өчен көчле стимул буларак бәяли һәм хуп

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген “Казан-Эрмитаж” үзәгендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының утырышы уза. Көнүзәк мәсьәлә - РФ Президенты Медведевның “Россия, алга!” мөрәҗәгать-мәкаләсе буенча фикер алышу.
ТР Иҗтимагый палатасы дәүләт башлыгының турыдан-туры халыкка мөрәҗәгать итү фактын гражданлык җәмгыятен ныгыту өчен көчле стимул буларак бәяли һәм хуплый.
ТР Иҗтимагый палатасы РФ Президентының Федераль Җыен Юлламасын әзерләгәндә исәпкә алыначак тәкъдимнәр кертүне сорап мөрәҗәгать итүенә җавап итеп, Юлламада Россия дәүләтенең федератив нигезләрен үстерүгә, илдә милләтара һәм конфессиара толерантлык атмосферасын ныгытуга күбрәк игътибар итәргә кирәк, дип саный. Бу мәсьәләне хәл итүдә системалы эш итү кирәк. Ул закон, шулай ук мәгариф һәм яшьләрне тәрбияләү системасы, дәүләтнең медия ресурслары буларак юнәлдерелгән булырга тиеш, дип хәбәр итә ТР Иҗтимагый палатасының матбугат хезмәте.
Утырышта ТР Иҗтимагый палатасының рәисе Илгиз Хәйруллин, комиссия һәм эшче төркем җитәкчеләре, палата әгъзалары катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100