news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Хисап палатасы Универсиада акчаларын максатчан тотылуын тикшерә

ТР Хисап палатасы социаль-мәдәният өлкәсе объектларын тотуга бүлеп бирелгән бюджет акчасының нәтиҗәле сарыф ителүен тикшерергә кереште

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Агымдагы елда ТР Хисап палатасы эш планына аерым тармакларда дәүләт заказы системасының нәтиҗәле функцияләнү аудитын үткәрүне кертте. Бу узган ел ТР Хисап палатасы ачыклаган хокук бозуларның күбесе дәүләт сатып алулары өлкәсенә туры килүгә бәйле.
Бу хакта бүген ТР Хисап палатасы рәисе урынбасары Альберт Вәлиев ТР Дәүләт Советы бюджет, салым һәм финанслар комитеты утырышында белдерде. Утырышны ТР Дәүләт Советы комитеты җитәкчесе Морат Гаделшин алып барды.
ТР Хисап палатасы социаль-мәдәният өлкәсе объектларын тотуга, Татарстанның урта һәм кече субъектларына ярдәм йөзеннән энергия саклаучы технологияләр кертүгә бүлеп бирелгән бюджет акчасының нәтиҗәле сарыф ителүен тикшерергә кереште, дип белдерде Альберт Вәлиев.
Узган ел РФ Хисап палатасы белән бергә дәвалау учреждениеләрен җиһазлау өчен бүлеп бирелгән дәүләт акчаларын нәтиҗәле сарыф итүне тикшерү буенча эшләр башланган иде. ТР Дәүләт Советы күрсәтмәсе белән ятим балаларны һәм әти-әнисез калган балаларны торак белән тәэмин итүгә бирелгән бюджет акчаларын тотуны тикшерү үткәрелде.
Агымдагы елда РФ Хисап палатасы белән бергә 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерлек һәм үткәрү, шулай ук Алабугада сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зонаны булдыру һәм үстерү өчен бирелгән бюджет акчасын файдалану тикшереләчәк. Аларны үткәрү буенча әзерлек чаралары 2009 елда ук башланган иде.
“ТР Хисап палатасы аеруча мөһим мәсьәләләр буенча контроль чаралар нәтиҗәләре турында ТР Хөкүмәтенә даими хисап бирә. Бу эш төгәлсезлекләрне һәм хокук бозу очракларын оператив бетерү, шулай ук аларның килеп чыгу шартларын бетерүгә юнәлдерерлгән”, - дип ассызыклады Альберт Вәлиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot