Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Хисап палатасы эшенә нәтиҗәләр чыгарды
ТР Хисап палатасы эшенә нәтиҗәләр чыгарды
(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Хисап палатасында быелгы декабрь узып баручы елга нәтиҗәләр чыгару гына түгел, башка бер үзенчәлекле вакыт аралыгы белән дә бәйле. “Татар-информ” агентлыгына палатаның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, декабрьдә хисап палатасы рәисе һәм ТР Дәүләт Советы билгеләгән өч аудитор үз вәкаләтләре вакытының яртысын узды. Республиканың югары контроль органы оешкан көннән алып узган ике ел ярымда Хисап палатасы формалашу чорын уңышлы гына үтеп, үз функцияләрен тиешенчә башкаруга кереште. Узып баручы елдагы эш нәтиҗәләре әнә шундый йомгак ясарга мөмкинлек бирә.
“Бу чор дәүләт финанс контроле системасында үз урыныбызны алу һәм алдыбызга куелган бурычларын үтәү өчен җитәрлек булды”, - дип белдерде ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов еллык эшкә нәтиҗә чыгарыр алдыннан.
Республиканың Хисап палатасы Дәүләт Советы тарафыннан финанс контролен башкару, бюджетка тышкы аудит уздыру максатыннан төзелгән. Функциональ яктан бәйсез орган буларак, Хисап палатасы ТР Президенты һәм Дәүләт Советын республиканың финанс-бюджет өлкәсе торышына профессиональ бәяләр белән тәэмин итә.
Әйтик, Хисап палатасы эксперт-аналитика эшчәнлегенең төп объектларыннан берсе – республика бюджеты үтәлү мәсьәләләре. Ул уздырган анализ соңгы елларда бюджет үтәлешенең тигез булмавын һәм бу факторның финанс, бюджет дисциплинасы күрсәткечләренә начар йогынты ясавын ачыклаган. Кагыйдә буларак, елның соңгы айларына бюджет акчаларының зур күләме үзләштерелү туры килә, бу исә бюджет процессына катнашучылардан зур җаваплылык таләп итә. 2006 ел да искәрмә түгел. Ноябрь-декабрь айларында үзләштерергә тиешле акчаларның күләме бюджет чыгымнарының гомуми күләменең 25 проценттан артыгын тәшкил иткән.
Республика бюджетына өстәмә керемнәр реаль ирешелгән макроикътисади күрсәткечләрнең бюджет нигезенә салынган фараз күрсәткечләреннән артып китүе белән аңлатыла һәм бу бюджет турындагы законга үзгәрешләр кертүне таләп итә. Декабрь уртасында ук республика парламенты депутатлары 6,3 миллиард сумлык өстәмә керемнәрне бүлүне раслады. Вакыт аз булган шартларда бюджет акчаларын максатсыз һәм нәтиҗәсез куллануга юл куймау өчен шартлар тудырырга, бюджетның өстәмә керемнәрен үз вакытында бүлүгә аерым игътибар бирергә кирәк.
Хисап палатасы фикеренчә, бүген керемнәрне фаразлау сыйфатын арттыру бюджет процессын тиешенчә башкару өчен төп шарт булып тора. Бу проблема, 2006 елда Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше федераль максатчан программасы чараларын финанслау тәмамлану сәбәпле, аеруча актуаль санала. Әлеге хәл узган елларда ирешелгән бюджет параметрларын саклап калу, республика бюджетын социаль юнәлешен саклаган хәлдә үсеш бюджетына әверелдерү бурычын катлауландыра.
Бюджет процессында катнашучыларның көчләре әлеге комплекслы бурычны үтәү өчен юнәлдерелгән булырга тиеш. Дәүләт акчаларын сарыф итүнең дөреслеге һәм нәтиҗәлелеген тәэмин итеп, Хисап палатасы да моңа зур өлеш кертә. 2006 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә ясалган анализ күрсәткәнчә, бу юнәлештә шактый эш башкарылган, аны камилләштерү перспективалары күзәтелә. Биредә Татарстан Хисап палатасының планлаштырылган һәм алынган бюджет чыгымнарына бәя бирү эшенә аерым игътибар бирергә кирәк.
Хисап елында республиканың югары контроль органы үз эшендә бюджет акчаларын куллануны нәтиҗәлелегенә аудит үткәрү кебек яңа төр контроль кулланган. Ул дәүләткүләм социаль-икътисади бурычларны хәл итү һәм гражданнарның мәнфәгатьләрен исәпкә алу күзлегеннән, бюджет акчалары хисабына гамәлгә ашырыла торган карарларның нәтиҗәлелеген бәяләүгә юнәлдерелгән. ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов контроль чарасы тәмамлануга: “Нәтиҗәлелек аудиты нәтиҗәләре Татарстан агросәнәгать комплексы үсеше өчен стратегик әһәмияткә ия”, - дип билгеләп үткән иде.
Республиканың юл тармагында да нәтиҗәлелек аудиты үткәрү нәтиҗәләре буенча мөһим идарә карарлары кабул ителде. Уздырылган аудит башкарма хакимият органнарын үзләренә йөкләнгән бурычларны үтәүнең дәрәҗәсе һәм сыйфаты турында җитди уйланырга мәҗбүр итте.
Контроль ведомствосы башлыгы фикеренчә, бюджет процессын оештыру һәм камилләштерү сыйфаты финанс дисциплина дәрәҗәсе белән билгеләнә. Бүген финанс контроле нәтиҗәләре ачыкланган кагыйдә бозуларда да, бюджет системасына акчаларны кайтаруда да чагыла. 2006 елның 11 аенда Татарстан Хисап палатасы 2,5 миллиард сумлык финанс эшчәнлеген бозу очракларын ачыклаган. Бюджетка кайтарылган акчалар суммасы 675,5 миллион сум тәшкил иткән. Максатчан кулланылмаган акчалар республиканың бюджет системасына кайтарылган.
Шул ук вакытта дәүләт заказын урнаштырганда законлылыкның бик түбән дәрәҗәдә булуы җитди борчу тудыра. Бу өлкәдә ачыкланган җитешсезлекләрнең күпчелеге бюджет акчаларын нәтиҗәле кулланмауга китерә. Узып баручы елда Хисап палатасының бу юнәлеше өстенлекле булды.
Хисап палатасының контроль-ревизия идарәсе башлыгы Равил Шиһапов белдергәнчә, 2006 елның 11 аенда уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә, бер инспекторга 27 миллион сумлык дәүләткә кайтарылган зыян туры килә.
Хисап палатасы эше турында еллык хисап, закон нигезендә, Дәүләт Советына тәкъдим ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз