news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Хисап палатасы Чистай муниципаль районында бюджет акчаларын максатчан кулланмау очракларын ачыклаган

ТР Хисап палатасы Чистай муниципаль районында бюджет акчаларын максатчан кулланмау очракларын ачыклаган

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). Бүген ТР Хисап палатасында узган Коллегия утырышында 2005-2006 елларда һәм 2007 елның I кварталында Чистай муниципаль районында республика бюджеты акчаларын куллануны, җирле бюджетның аерым мәсьәләләрен хәл итүне, социаль чыгымнарны финанслау шартларын үтәүне тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Республика Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбәрәков хәбәр иткәнчә, әлеге чорда тикшерү нәтиҗәсендә, 222,2 миллион сумлык кагыйдә бозу ачыкланган. 125,5 миллион сум күләмендә бюджет акчалары нәтиҗәле кулланылмаган. Бала тудыру йорты, инвалидлар һәм өлкән яшьтәгеләр өчен Интернат йорт төзүнең норматив вакытларын бозу төзелешнең озакка сузылуына (5 һәм 15 ел) китергән. Шулай ук район учреждениеләренең 61,9 миллион сумлык капиталь һәм агымдагы ремонтын башкаруга ачык конкурслар үткәргәндә дәүләт һәм муниципаль заказны урнаштыру процедурасын бозу очрагы ачыкланган. Әйтик, 2005 елда конкурста берничә мәртәбә район хакимияте башлыгының элеккеге урынбасары туганы булган шәхси эшкуар танылган, ул бер үк вакытта конкурс комиссиясе рәисе вазифасын башкарган. Төзелгән килешүләрнең гомуми суммасы 10,5 миллион сумнан артып киткән. Шул ук вакытта конкурс документларында күрсәтелгән критерийлар җиңүчене билгеләнгәндә исәпкә алынмаган.

И.Мөбәрәков сүзләренә караганда, 1,9 миллион сум максатчан кулланылмаган. Мәгариф учреждениеләрендә белем бирү процессын тәэмин итүгә бүлеп бирелгән акчалар милек, бинаны тоту һәм коммуналь хезмәтләргә тотылган. Мәктәпнең капиталь ремонты урынына юлга асфальт түшәлгән. Торак фондының капиталь ремонты өчен билгеләнгән акчаларга газета редакциясе бинасы төзекләндерелгән. Шулай ук авыл хуҗалыгы тауарлары җитештерүчеләрнең җирле бюджеттан алган ссудалары буенча бурычлары 18,3 миллион сум тәшкил иткәнлеге ачыкланган. Бурычлары булганнарның күпчелеге банкротлык яки ябылу стадиясендә булу сәбәпле, бу акчалар муниципаль район бюджеты өчен югалган дигән сүз. Тикшерү барышында җирле бюджетка 2,7 миллион сум кайтарылган һәм 9 миллион сумлык кагыйдә бозу очрагына чик куелган.

Хәзерге вакытта районда Хисап палатасы ачыклаган җитешсезлекләрне бетерү буенча эш алып барыла, муниципаль район башлыгының махсус карары әзерләнә.

ТР Хисап палатасы максатчан кулланылмаган акчалар күләмендә җирле бюджетны финанслауны киметү буенча чаралар күрү өчен Чистай муниципаль районы башлыгы һәм ТР Финанс министрлыгына ачыкланган кагыйдә бозуларны бетерүгә күрсәтмә юллаган. Тикшерү материаллары шулай ук ТР Прокуратурасы һәм ТР буенча Федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсенә җибәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot