news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Хисап палатасы балалар бакчаларында уздырылган тикшерү нәтиҗәләрен Татарстан парламентының профильле комитеты утырышында игълан итте

Соңгы ике елда Татарстан балалар бакчаларында 20 мең урын булдырылган.

(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының чираттагы утырышында ТР Хисап палатасының, бушлай мәктәпкәчә белем алуга хокукны гамәлгә ашыруга, шул исәптән 2012-2013 нче елларда һәм 2014 нче елның I яртыеллыгында ата-аналар түләгән акчаның бер өлешен компенсацияләүгә бүленеп бирелгән ТР бюджеты финанс чараларының сарыф ителешен тикшерү нәтиҗәләре турында хисабы тәкъдим ителде. Комитет рәисе Разил Вәлиев алып барган утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.

Хисап палатасы аудиторы Сергей Колодников әйтүенчә, тикшерү 2014 нче елның 16 нчы сентябреннән 28 нче ноябренә кадәр уздырылган.

Чыгышта билгеләп үтелгәнчә, соңгы 2 елда Татарстан балалар бакчаларында 20 мең урын булдырылган. 2014 нче елда уку елы башына, ягъни 1 нче сентябрьгә 1 мең 983 балалар бакчасы исәпләнгән.

Сергей Колодников хәбәр иткәнчә, 2012-2014 нче елларда республикада 7 яшькә кадәрге балалар саны 26 меңгә артып, 370 меңне тәшкил иткән. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүче балалар саны 2011-2014 нче елларда 20 меңгә артып, 200 меңгә җиткән. Балалар бакчасында урынга мохтаҗ булган 1,5 яшьтән алып 7 яшькә кадәр 45,5 меңләп бала исәпләнә.

Сергей Колодников җиткергән мәгълүматлардан күренгәнчә, барлыгы 16 млрд сум күләмендә бюджет акчасы тикшерелгән. Ачыкланган хилафлыкларның гомуми суммасы 78 млн сумнан гыйбарәт, аның 63 млн-нан артыгы бухгалтерлык хисабы хилафлыкларына кагыла. Бу юнәлештә җитди хаталар җибәргән 10 вазифаи затка һәм учреждениегә карата административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелгән.

Аудитор балалар бакчаларына капиталь ремонт мәсьәләсенә тукталып, тикшерүләр барышында медицина кабинетлары булган күп кенә учреждениеләрнең медицина лицензиясе булмавы ачыкланганын әйтте. Сергей Колодников билгеләп узганча, балалар бакчаларының 87 процент өлеше компьютерлар белән тәэмин ителгән, учреждениеләрнең 68 процент өлеше Интернет челтәренә тоташтырылган. Тикшерү барышында кайбер балалар бакчаларының мультимедиалы техникадан нәтиҗәле төстә файдаланмавы ачыкланган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot