news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Хисап палатасы Алексеевски районы балаларын Яңа ел белән тәбрикләде
Бу көнне I группа инвалидлар Антон Озеров һәм Александр Назаровка да матди ярдәм күрсәттеләр, бүләкләр тапшырдылар
Скопировать ссылку
(Казан, 29 декабрь, “Татар–информ”). 26 декабрьдә Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре Алексеевски районында яшәүче үзләре шефлыкка алган күп балалы Панкратовлар гаиләсе һәм “Забота” балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен хәйрия Яңа ел чыршысы янында әкияти тамаша оештырды, бүләкләр тапшырды.
Әлеге традициягә моннан дүрт ел элек нигез салынган. Шуннан бирле Алексеевски районында яшәүче балалар Яңа ел бәйрәмен шефлары әзерләгән Кыш бабай, Кар кызы һәм аларның дуслары катнашындагы тамашадан башка күз алдына да китерә алмый.
Бу юлы дуслар даирәсен 2006 елда Туринда узган кышкы Паралимпия уеннары чемпионы, 2002 елда Солт–Лэйк–Ситида үткән Паралимпиаданың көмеш призеры, чаңгыда узышу һәм биатлон буенча дөнья һәм Ауропаның күп тапкырлар чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Ирина Полякова һәм аның тренеры Фәридә Сафиуллина тулыландырды.
Күңелле конкурс, чыршы тирәли әйлән–бәйлән уеннары һәм бүләкләр тапшыру белән үрелеп барган театральләштерелгән тамаша зур торттан авыз итеп чәй эчү белән тәмамланды.
Бу көнне I группа инвалидлар Антон Озеров һәм Александр Назаровка да матди ярдәм күрсәттеләр, бүләкләр тапшырдылар. Аларга Хисап палатасы хезмәткәрләре һәм әлеге оешманың җитәкчесе Алексей Демидов соңгы елларда даими игътибар һәм ярдәм күрсәтергә тырыша, дип хәбәр итә Татарстан Хисап палатасының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2