news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ТР Хисап палатасы 2 миллиард 201 миллион сумлык хокук бозу очрагын ачыклаган
ТР Хисап палатасы тарафыннан ачыкланган хокук бозулар структурасында дәүләт сатып алулары өлкәсендәге хокук бозулар иң зур урынны били
Скопировать ссылку
(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). 2009 елда ТР Хисап палатасы тарафыннан 48 контроль-ревизия чарасы үткәрелгән, алар 464 объектны колачлаган. Тикшерүләр барышында 2 миллиард 201 миллион сумлык хокук бозу очрагы ачыкланган. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә 1 миллиард 454 миллион сумлык хокук бозу очракларына чик куюга һәм республика бюджет системасына кире кайтаруга ирешелгән.
Бүген ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында ТР Хисап палатасы рәисе урынбасары Альберт Вәлиев ТР Хисап палатасының 2009 елда башкарган эшчәнлеге хакында сөйләде. Утырышны ТР Дәүләт Советы комитеты җитәкчесе Морат Гаделшин үткәрде.
Бюджет акчаларын тиешле булмаган максатларда куллану тенденциясе кимүгә таба бара, дип хәбәр итте Альберт Вәлиев.
ТР Хисап палатасы тарафыннан 2009 елда административ хокук бозулар турында 78 беркетмә төзелгән, 237 мең сумлык штраф салынган. “Тикшерү материаллары буенча прокуратура органнары тарафыннан 22 административ эш кузгатылды, 34 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Шулай ук закон бозу очракларын бетерү турында 83 гариза бирелде, 3 җинаять эше кузгатылды. Федераль монополиягә каршы хезмәтнең ТР буенча идарәсе тарафыннан да административ йогынты ясау чаралары күрелде”, - дип сөйләде Альберт Вәлиев.
ТР Хисап палатасы тарафыннан ачыкланган хокук бозулар структурасында дәүләт сатып алулары өлкәсендәге хокук бозулар иң зур урынны били. Узган ел дәүләт заказын тәэмин итүгә юнәлдерелгән акчаларның күләме республика бюджеты чыгымнары гомуми күләмендә 50 процентны тәшкил иткән.
ТР Дәүләт Советы утырышында катнашучылар шулай ук “Дәүләт (муниципаль) учреждениеләренең хокукый нигезләмәсен камилләштерүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” һәм “РФ Бюджет кодексы маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы федераль закон проектлары хакында фикер алышты.
Утырыш азагында комитет әгъзалары 2010 елның икенче кварталына эш планын билгеләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot