news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Хезмәт министрлыгында җылылык өчен субсидияләрнең бетерелү сәбәбен аңлаттылар

Шулай да кулланучылар, шартларын белеп эш иткәндә, торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләүдә субсидияләр алырга мөмкин, диделәр ведомствода.

ТР Хезмәт министрлыгында җылылык өчен субсидияләрнең бетерелү сәбәбен аңлаттылар
архив/Султан Исхаков

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”). Татарстанда җылылык өчен 2012 елда кертелгән субсидияләр вакытлыча гына булган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында сөйләделәр.

Татарстан Хезмәт министрлыгы “Таттеплосбыт” җәмгыяте йортларында яшәүче кешеләргә генә субсидияләр түләүне башка компания йортларында яшәүчеләргә карата дөрес булмый, дип саный. Шул сәбәпле, 2018 елның 1 июленнән "Таттеплосбыт" кулланучыларына субсидияләр түләү туктатыла.

Шулай да кулланучылар, шартларын белеп эш иткәндә, торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләүдә субсидияләр алырга мөмкин, диделәр ведомствода.

  • Әгәр дә төбәк стандартларыннан чыгып исәпләнгән торак-коммуналь хезмәтләр бәясе гаиләнең тулаем кеременең 21 процентыннан артса, тору урыны буенча Республика матди ярдәм күрсәтү үзәге бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләүдә субсидияләр шунда билгеләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100