news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры А.Шәфигуллинның инвалидларга мөрәҗәгате

Халыкара инвалидлар көне үткәрү, барыннан да элек, инвалидлар проблемаларына игътибар бирүгә, хокукларын яклауга юнәлтелгән, дигән фикердә министр

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, кичә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин инвалидларга мөрәҗәгать белән чыкты.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, бу - физик авырлыкларга каршы тора белгән батыр йөрәкле кешеләр турында кайгырту кирәклеген искәртә, җәмгыять тарафыннан аерым игътибарга мохтаҗ булганнар хакында бөтен җәмгыятьнең исенә төшерә торган көн. Халыкара инвалидлар көне үткәрү, барыннан да элек, инвалидлар проблемаларына игътибар бирүгә, хокукларын яклауга юнәлтелгән.

Бүген Татарстанда 328 меңләп мөмкинлекләре чикле кеше яши, шул исәптән 14 меңләбе – инвалид бала. «Тормыш авырлыкларын җиңүдә, эчке куәт-мөмкинлекләрен гамәлгә ашыруда ярдәм итү – безнең кешелек вазифабыз. Соңгы елларда Татарстан Республикасында мөмкинлекләре чикле кешеләрнең яшәеш шартларын яхшыртуда зур үзгәрешләр бара. Инвалидларны социаль, медицина ягыннан, һөнәри тернәкләндерү – социаль сәясәтнең мөһим аспекты», - диелә министр мөрәҗәгатендә.

 Республиканың социаль яклау системасында тернәкләндерү процессын оештыру максатларында махсуслаштырылган учреждениеләр челтәре барлыкка килде: олы инвалидлар өчен 8 тернәкләндерү үзәге һәм 13 балалар учреждениесе эшли. Аларда социаль-медицина, социаль-психологик, социаль-педагогик һәм һөнәри юнәлешле тернәкләндерү эшләрендә заманча технологияләр кулланыла. Эшкә урнашу – инвалид кешене икътисади бәйсез итә торган факторларның берсе. Мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткән инвалидлар саны елдан-ел арта бара: 2008 елда 6373 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 2407се эшкә урнаштырылган булса, быел 9 айда гына да 6856 инвалид эш эзләп килгән һәм 2139ының мөрәҗәгате канәгатьләндерелгән.  

 «Республикада гомер итүче барлык инвалидларга да сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм рух ныклыгы, яхшылыкка ышаныч һәм өмет телим. Сез безгә таяна аласыз!» - дип ышандыра министр А.Шәфигуллин.
 
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100