news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында - яңа җитәкче

Ул вазифага Эльмира Зарипова билгеләнде

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Эльмира Зарипова ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры итеп билгеләнде. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле 965-УП номерлы Указны имзалады, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.

Моңарчы ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе (ЗАГС) башлыгы булып эшләде.

Элеккеге хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин ТР Иминлек советы секретаре итеп билгеләнде.

Белешмә өчен. Эльмира Әмир кызы Зарипова 1974 елның 24 апрелендә Казанда туган. 1996 елда Казан дәүләт университетын  (тарих укытучысы), 2002 елда - П.А.Столыпин ис. Идел буе дәүләт хезмәте академиясен (дәүләт һәм муниципаль идарә), 2011 елда – Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Россия хокук академиясен (юриспруденция, юрист)тәмамлаган. Педагогика фәннәре кандидаты. 1994 елда Казанның 126нчы мәктәбендә татар теле укытучысы, 1996-1998 елларда ТР Фәннәр академиясенең  Тарих институты директоры референты, 1998-1999 елларда ТР Фәннәр академиясенең  Тарих институты бүлегенең кече фәнни хезмәткәре булып эшләгән. 1999-2000 елларда - Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәре хакимиятенең оештыру бүлеге әйдәп баручы белгече; 2000-2001 елларда - Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәре хакимиятенең  мәгълүмат һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге мөдире; 2001-2005 елларда - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты социаль үсеш бүлеге башлыгы урынбасары; 2005-2007 елларда – Татарстан Республикасы социаль яклау министрының беренче урынбасары; 2007-2008 елларда - Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары; 2008-2014 елларда - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы. 

Педагогика фәннәре кандидаты,ТР атказанган социаль яклау хезмәткәре (2014).      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100