news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы “Киләчәккә билет” иншалар конкурсы үткәрә

Сайлап алу этабын җирле мәшгульлек үзәкләре уздыра

 (Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 7-10 нчы сыйныф укучылары арасында “Киләчәккә билет” исемле иншалар конкурсы үткәрә. Иҗади ярыш 4 номинациядә уздырыла: төрле эшче һөнәрләр һәм инженерлар турында “Хезмәт кешесе”, бер яки берничә һөнәри-техник белем бирү учреждениесе һәм аларда үзләштереп булган һөнәрләр турында “Кадрлар чыныктыру урыны”, сайлаган һөнәрең турында “Минем булачак һөнәрем”, шигъри формада (рифламар гына түгел, теманы ачу да исәпкә алына) “Киләчәгем – үземнең кулларда”.

Гомумән, эшче һөнәрен пропагандалау максатыннан уздырыла торган конкурсның беренче (сайлап алу) этабы шәһәр һәм районнардагы мәшгульлек үзәкләрендә булып, сайлап алынганнары республика турында катнаша.

Мисалга, Азнакай мәшгульлек үзәге гаризалар һәм иншаларны 13 октябрьгә кадәр Солтангалиев урамы, 33 нче йорт адресы буенча кабул итә, дип белдерә районның “Маяк”басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100