news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры тармакны мәгълүматлаштыру юнәлешендә башкарылган эшләр турында сөйләде

“2015 нче елда без гражданнарга электрон рәвештә күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеген тагын да арттырырга телибез”, - диде ул

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кичә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова социаль тармакны мәгълүматлаштыру юнәлешендә башкарылган эшләр турындагы доклады белән чыгыш ясады.

“Социаль яклау органнарына һәр ай саен 120 меңләп кеше мөрәҗәгать итә. Аларга социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфаты министрлык белгечләре куллана торган программа продуктларының һәм мәгълүмат системаларының уңайлы, гади булуына бәйле. 2014 елда халыкны социаль яклау өлкәсен мәгълүматлаштыруны үстерү буенча шактый эшләр башкарылды. Без, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә, 2014-2015 нче елларга үсеш концепциясен билгеләдек һәм масштаблы эш башлап җибәрдек”, - дип бәян итте Эльмира Зарипова.

Аның әйтүенчә, 2014 нче елга кадәр министрлыкта 6 программа эшләгән. “Халыкның социаль регистры” дәүләт мәгълүмат системасы булдырылгач, алар барысы да бердәм мәгълүмат системасына берләштерелгән. Министр сүзләренә караганда, бер программада эшләү хезмәткәрләрнең эшен оптимальләштерергә, вакытны кыскартырга һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттырырга ярдәм иткән.

“Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән бергә эшләү нәтиҗәсендә, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында социаль яклау өлкәсендә иң күп кулланыла торган 9 төрле социаль хезмәт күрсәтелә башлады. Бу хезмәтләрдән 11 мең граждан файдаланды инде”, - дип белдерде Эльмира Зарипова.

Докладчы билгеләп узганча, 2014 нче елда түбәндәге ведомстволар белән үзара мәгълүмат алмашу оештырылган. “ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән эшләү нәтиҗәсендә, күп балалы гаиләләрдән булган 47 мең бала юл йөрүгә субсидияне озайта алды. Моның өчен аларга социаль яклау органнарына да барырга кирәк булмады. РФ социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлекчәсе белән дә хезмәттәшлек элемтәләре урнашты. Без алардан гражданнар алган ташламалар турында мәгълүматлар алабыз. Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсенә килгәндә, без алар белән социаль яклау органнарына мөрәҗәгать иткән гражданнарның паспорт белешмәләрен тикшерү буенча хезмәттәшлек итәбез. Бу мөрәҗәгать итүчеләр тапшырырга тиешле документлар исемлеген шактый гына кыскартырга ярдәм итте һәм гражданнар мөрәҗәгатьләрен карауны тизләтте”, - дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова.

Министр чыгышында 2014 нче ел башыннан балалар бакчасы өчен ата-аналар түләвендә үзгәрешләр булганын, аларның компенсация бирүгә кагылышлы булуын искәртте. Әйтергә кирәк, бу компенсацияне республиканың 135 меңгә якын гражданы ала. “Ата-аналарның балалар бакчасы өчен түләүләрен исәпкә алуга килгәндә исә, “Электрон балалар бакчасы” дигән автоматлаштырылган мәгълүмат системасын эшләп бетерү бу түләүләрне оператив һәм сыйфатлы итеп башкарырга ярдәм итте. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында компенсацияне карау сервисы һәм информер эшләнде. Бу ата-аналарның түләү барышын карап торырга мөмкинлек бирде”, - дип белдерде ул.

Эльмира Зарипова Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән бергә “Украина территориясеннән китәргә мәҗбүр булган һәм ТР территориясенә килгән гражданнарның бердәм базасы” дигән мәгълүмати система эшләнгәнен әйтеп узды. Ул күчеп китәргә мәҗбүр булучылар турында мәгълүмат җыю, аларның ихтыяҗларын, вакытында ярдәм күрсәтүне, барлык министрлыклар һәм ведомстволар өчен оператив рәвештә хисапларны мониторинглау өчен кирәк.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры белдергәнчә, күрсәтелә торган хезмәтләр тагын да уңайлы булсын өчен, ведомстволар арасында электрон хезмәттәшлек сервисларын арттырырга, шулай ук республиканың федераль ведомствоара электрон хезмәттәшлек сервисларыннан файдалануын да тәэмин итәргә кирәк. Запросларны формалаштыру барышын автоматлаштыру да бик мөһим.

“2015 нче елда без гражданнарга электрон рәвештә күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеген тагын да арттырырга телибез. Планда – тагын 5 хезмәт төрен өстәү”, - диде Эльмира Зарипова. Аның әйтүенчә, 2015 нче елда ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында информерлар булдыру планлаштырыла. Моннан соң гражданнар үз түләүләренең күләмен һәм срокларын портал аша күзәтеп бара алачак.

“Моннан тыш, шуны әйтәсем килә: безнең министрлыкка килә торган күп кенә шикаятьләр шуңа бәйле – интернат-йортларда, психоневрология интернатларында стационар хезмәтләр алу, шифаханә-курорт юлламалары алу өчен автоматлаштырылган ачык чират системасы юк. Нәкъ менә шуңа күрә, безнең алда һәм ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы алдында, инде гамәлдә булган мәгълүмат системаларын оптимальләштерү, шулай ук социаль яклау өлкәсендә эшләүчеләрнең уңышлы хезмәте өчен яңа алымнар булдыру бурычы тора”, - дип билгеләп үтте ул.

 

 

 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100