Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе җитәкчесе - Федор Батков
Бүген ТР Премьер-министры аны хезмәт коллективына тәкъдим итте
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Ул – элек идарә җитәкчесе урынбасары вазыйфасында булган Федор Батков.
ТР Хайваннар дөньясын объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең элеккеге җитәкчесе Дмитрий Иванов республиканың Чистай муниципаль районын җитәкләячәк.
Илдар Халиков Дмитрий Ивановка 2,5 ел дәвамында идарә җитәкчесе вазыйфасында уңышлы эш алып баруы өчен рәхмәт белдерде. ТР Премьер-министры идарә эшенең хайваннар санын арттыру, техника белән җиһазлану һ.б. буенча уңай күрсәткечләрен билгеләп үтте. Идарә хезмәткәрләре штаты арттырылды, уку эшләре оештырылды,эш алымына яңалыклар кертелде.
И.Халиков сүзләренә караганда, “хәрби тикшерү Дмитрий Ивановның яңа җаваплы эшне башкара алачагын күрсәткән”. Ул шулай ук яңа җитәкчегә уңышлар теләде.
ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе җитәкчесесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнгән Федор Батков коллектив өчен яңа кеше түгел. “Сез аны яхшы беләсез, - дип мөрәҗәгать итте Илдар Халиков идарә коллективына. – Бу җитәкченең биредә, министрлыкта, әзерләнүе - яхшы үрнәк. Аның хокук саклау органнарында эшчәнлеге дә уңай яктан бәяләнә”.
“Бүген Дмитрий Алекссеевич коллектив белән ирешкән казанышлар уңай үзгәртеп кору чорында да дәвам ителергә тиеш”, - дип тәмамлады сүзен Илдар Халиков һәм Федор Батковка министр портфелен тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз