news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Халыклар дуслыгы йортында Кырымның Россиягә кушылуына багышланган концерт була

Чара “Воссоединение” Бөтенроссия патриотик акциясе кысаларында уздырыла

 (Казан, 17 март, “Татар-информ”). Иртәгә сәгать 12.00дә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Кырым Республикасының Россиягә кушылуна бер ел тулуга багышланган бәйрәм концерты була. Чара “Воссоединение” Бөтенроссия патриотик акциясе кысаларында уздырыла.

Бәйрәм концертында Татарстан халыклары ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов һәм Казанның һәм Кырым татарларының иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, диелә Татарстан Халыклар дуслыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot