news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Халыклар дуслыгы йорты сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннарын җыйды

Алар өчен Бөек Җиңүнең 70 еллыгына концерт булды

 (Казан, 8 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Казандагы Халыклар дуслыгы йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм концерты булды.

Әлеге ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов сүзләренчә, концертка Казан шәһәрендә яшәүче 250 ләп сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннары чакырылган. “Бу бәйрәм безнең оешманың планына кертелмәде, әмма аның кирәклеген без күптәннән тоя идек. Җиңү бәйрәме безнең җәмгыятьне һәм халыкларны берләштерә. Безнең өчен бу гадәти генә чара түгел. Концертны алып баручылар сөйли алмый, чөнки күзләренә яшь тула, җырчыларыбыз, ветераннар алдында чыгыш ясау сәбәпле, тагын да ныграк дулкынлана”, - диде ул журналистлар белән аралашканда.

Ул шулай ук тамашачыларны да бәйрәм белән котлады. “Без бу бәйрәмне беркадәр әрнүләр белән каршылыйбыз. Узган афәтле сугыштан соң җиребездә сугыш булмас дип уйлаган идек. Әмма Украинада булган фаҗигале хәлләр киресен дәлилли. Инде күп еллар узганнан соң хәрби сводкаларны караганда, безнең бабаларыбыз фашистлардан азат иткән җирләрдә кабат сугыш бара. Бөек Ватан сугышы булуын һәм һәркайсыбыз тынычлыкны саклауда үзеннән өлеш кертә алуын онытмасын иде”, - диде И. Шәрипов.

Концерт алдыннан чакырылган кунаклар өчен бәйрәм чәе дә әзерләнгән. Аны Татарстанда яшәүче төрле милләт оешмалары көче һәм финанс белән гамәлгә ашырганнар.

Ирек Шәрипов сүзләренчә, Татарстандага башка Халыклар дуслыгы йортларында да киләчәктә шундый чаралар уздыру планлаштырыла.

Концертта Рөстәм Асаев, Вадим Захаров, Светлана Измайлова, Илзилә кебек танылган артистлар, бию коллективлары, Татарстанда яшәүче төрле милләтләрнең нәни вәкилләре чыгыш ясады.

Ветераннарга шулай ук канәфер чәчәкләре дә бүләк ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot