news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР халкына геморрагик бизгәк йөртүчеләр белән эш иткәндә сак булырга киңәш ителә

Көзге салкынча һава торышы инфекция чыганагы булган урман кимерүчеләренең торак һәм хуҗалык корылмаларына күченүенә китерә

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе татарстанлаларга бөер синдромлы геморрагик бизгәк чыганаклары белән эш иткәндә саклык чараларын үтәргә өнди.

Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, көзге салкынча һава торышы йогышлы авыру чыганагы булган урман кимерүчеләренең торак һәм хуҗалык корылмаларына, дача йортларына, салам һәм печән кибәннәренә күченүенә китерә, бу, үз чиратында, йогышлы авыру йөртүчеләр белән бәйләнеш ихтималын арттыра.

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк вакытында кисәтү ысуллары булмаганлыктан, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе әлеге чирне кисәтүнең төп чаралары, иң беренче чиратта, кешенең тычкансыман кимерүчеләр белән элемтәсен булдырмауга юнәлдерелгән, дип аңлата.

Ведомство дача йортларында җыештыру эшләрен битлекләр киеп башкарырга киңәш итә. Идәннәрне  юган вакытта тузанны алдан себерергә кирәкми, пирчәткә киеп эшләү зарур, соңыннан куллар сабынлап юылырга тиеш.

Урманнарда ял иткән вакытта ачык урыннарны сайларга, азык-төлек һәм суны ябык савытларда сакларга, тәмәке тартыр һәм ашар алдыннан кулларны яхшылар юарга кирәк.

Авыру билгеләре ачыкланган очракта (тән температурасы күтәрелү, баш, мускуллар авырту, хәлсезлек, бил һәм эч авырту), шунда ук табибка мөрәҗәгать итү зарур.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100